Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулының “Өмет” мәчетендә зур һәм изге эшләр дәвам итә

Баулының “Өмет “ мәчете 2006 елда төзелеп бетеп, кулланылышка тапшырылган. Шуннан бирле мәчеттә һәм ишегалдында төзелеш эшләренең туктап торганы юк. Әлеге изге эшкә шәһәр һәм район халкы үз теләге белән килә, оешмалардан да эшчеләр җәлеп ителә.

Бүгенге көндә дә “Өмет” мәчетенең ишегалдында төзелеш эшләре кайный. Балалар уен мәйданчыгы тәмамланып килә, алга куелган планнарны тормышка ашыру өчен эшчеләр агач эшкәртү, такта шомарту эше белән мәшгуль.
– Бу мәчеттә 2009 елдан эшли башладым. Шуннан бирле әкрен генә эшләрне алып барабыз, – дип сөйләде районның имам мөхтәсибе Әнвәр Хәмитов. – Башта мәчетнең бер бинасы гына бар иде. Безгә бит дәресләр алып барырга кирәк, авыз ачу мәҗлесләре, төрле чаралар үткәрәбез. Шуңа күрә, мәхәллә белән киңәшләшеп, карар кабул ителде – мәчет тирәсендә тукландыру урыннары булдыру, мәетләрне юып озатуда халыкка ярдәм итү урыннары булдыру. Бу эшләрне уртак өмәләр белән башкарып чыктык. Соңгы берничә елда корбанлык малларын чалу урыны булдырдык, мәчетнең ишегалдын матурлап куйдык. Чөнки безнең мәчетебез янында гына балалар бакчасы, мәктәп, үзебез дә ел әйләнәсе балаларның яллары вакытында сәламәтләндерү курслары оештырып торабыз. Балаларга күңелле, матур булсын диеп тырыштык. Алдыбызда зур эшебез бар, мәчетнең манарасы бераз кыйгая башлады. Аны яңарту бурычы алда тора.
Бүгенге көндә эшләнгән изге эшләрнең берсе – мәчет ишегалдында су колонкасы куелган. Ул берничә фильтр аша үтә, чиста һәм саф суны теләгән һәр кеше килеп, бушка алып китә ала.
Бу хакта тулырак “Хезмәткә дан” газетасының 16 август санында укырга һәм Баулы телевидениесендә карарга мөмкин.
Фото: Индира Сәйфуллина
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев