Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулының Уба халкы быел ташу көтми

Баулы районында су басу куркынычы җиде авылга яный. Шулар арасында Уба авылы да бар. Авыл халкы, озак еллар авыл җирлегендә яшәгән өлкәннәр бигрәк тә, быел су ташу булмас, дип өметләнә.

Радик Латыпов тумышы белән Уба авылыннан, ул хуҗалыгында унҗиде баш эре терлек асрый. Аның сүзләренчә, ул инде су басуга күнеккән.

“Без гомер буе шушы авылда яшәдек, гомер буе безне су баса иде, койма биеклегенә кадәр дә җитә иде, – ди ул. – Су керсә, көтүлекләргә әйбәт. Кулләр чистарыр иде, күлләр калмады. Агымсу булганда, күлләрне юып, чистартып китә иде. Булмый ул быел су, гел корылык булды бит, су җиргә сеңә бара”.

Ринат Трофимовка 66 яшь, ул да, су ташу булмас, дип уйлый.

“Бәләкәйдән үк шушында үскәч, без өйрәнгән инде, – ди Ринат абый. –Элегрәк зур су килгәндә, терлекләрне яланга куа идек, үзебез дә шунда куна идек. Быел зур сулар булыр, дип уйламыйм, чөнки дамбабыз бар хәзер.  Елгалар да саекты”.

Уба авылында су саклагыч дамба 2020 елда төзелеп бетә, шуңа да су басу куркынычы хәзер инде янамый дисәң дә була.

“Язгы ташуга әзерлек эшләре тулаем алып барыла, – ди Кызылъяр авылы җирлеге башлыгы Эльвира Сафина. – Авыл халкына белешмәлекләр таратылды. Уба, Иске Чуте, Кызылъяр авылларында суүткәргеч торбалар чистартылды. Дамба булуы да безнең өчен плюс. Бүгенге көндә ташу булмас, дип ышанабыз. Кышын күп кар яуса да, күпчелек кар хәзер эреп бетте. Без үзебез журнал алып барабыз, суның күтәрелгәнен теркәп торабыз”.

Урман, басуларда әлегә кар күп, көннәр дә кинәт җылытып җибәрсә, ни буласын алдан фаразлап булмый, шулай да авыл халкы барысына да әзер.

Фото: Айгөл Хөсәенова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев