Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыга башкалабыздан журналистлар килде

Бүген Баулыда “Гаилә һәм мәктәп” журналының баш мөхәррире урынбасары Таңсылу Габидуллина һәм “Мәгариф” журналы вәкиле Гөлназ Гайнуллина белән очрашу булып узды.

Кунакларны район мәгариф бүлеге начальнигы Дарина Ганиева озатып йөрде. Редакция вәкилләре 4нче санлы гимназиядә, “Колокольчик” балалар бакчасында, Кызылъяр һәм Потап-Томбарлы мәктәпләрендә булдылар. 
“Колокольчик” балалар бакчасында кунакларга нәниләргә милли тәрбия бирү буенча нинди эш алып барылуы турында сөйләп үттеләр. Бакча күп милләтле. Балалар бакчасының эшчәнлеге дә шул төрле халыкларның милли гореф-гадәтләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән. Бакча тәрбиячеләре милли курчаклар ясау, түбәтәй тегү, каз мамыгыннан мендәр тутыру буенча мастер-класслар тәкъдим иттеләр. 
Шулай ук очрашуга ике гаилә дә чакырылган иде – Флюр һәм Румия Нәҗметдиновлар, Илдар һәм  Гөлия Фатыховлар. Румия Нәҗметдинова, Гөлия Фатыхова  “Колокольчик” балалар бакчасында тәрбиячеләр булып эшлиләр.  Һәр гаилә үзләренең ничек мәгариф өлкәсенә килүләре белән таныштырды. 
Журналлар вәкилләре басмаларындагы рубрикалар турында әйтеп китте – коллектив аны кызыклы һәм файдалы ясау өчен даими темалар эзли. 
– Баулы районы иң ерак районнарның берсе. Журналистны тема кызыксындыра ич инде, без яңалык эзләп килдек. Баулы яклары ничек яшәп ята, мәгариф өлкәсендә нинди үзгәрешләр бар икәнен белергә булдык. Безнең төп тема – балалар, ата-аналар, педагоглар, безне мәгариф өлкәсендә шактый эшләгән укытучылар, династияләр аеруча кызыксындыра, – дип сөйләп үтте Таңсылу Габидуллина. 


Автор фотосурәте 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев