Баулыда хезмәт ветеранын юбилее белән тәбрикләделәр
Баулыда гомер итүче хезмәт ветераны Зәмзәмия Нуретдинова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләде. Шул уңайдан ул район җитәкчелегеннән дә котлаулар кабул итте.
Зәмзәмия Нуретдинованың балачак еллары сугыш һәм сугыштан соңгы авыр чорга туры килгән. Тугыз балалы гаиләдә үскән кызга ачлыгын да, ялангачлыгын да күрергә туры килә.
Мәктәпне тәмамлагач Зәмзәмия Гыйльметдин кызы дезинфектор курслары үтә, ә тагын ике елдан соң шәфкать туташына укый. Хастаханәдә ул шәфкать туташы булып 30 елдан артык хезмәт куя, күп санлы мактау кәгазьләренә лаек булган.

Тормыш иптәше белән алар өч малай үстерәләр, әмма гаиләгә бала кайгысы кичерергә туры килгән – олы уллары суга батып үлә. Зәмзәмия апа тормыш иптәшен дә җирләгән, бүген ул Баулыда яшәүче улы Әнис белән килене тәрбиясен күреп яши. Кече улы Рәшит башка шәһәрдә, әнисенең хәлен белеп ярдәм итеп тора. Бүген дә сөекле әниләренең, әбиләренең матур гомер бәйрәменә ике улы, киленнәре, онык һәм оныкчыклары җыелды. Зәмзәмия апаның дүрт оныгы, биш оныкчыгы бар.

– Безнең әни иң уңганы, иң мәрхәмәтлесе, бар кеше өчен дә бу дөньяда әни иң кадерле кеше ул. Бик аны яратабыз, хөрмәт итәбез, бу олы юбилее белән тәбрик итәбез, сәламәт, озын гомер телибез, – ди улларының берсе Әнис Миңнегәрәев.
Хезмәт ветеранын тәбрикләргә район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Соколов килде. Кунаклар юбилярга җылы котлауларын җиткерде һәм бүләк белән чәчәк бәйләме тапшырды.

Зәмзәмия Нуретдинова кунакларны сөенеп каршы алды, үзенә юлланган котлау открыткасын күзлек кимичә дә рәхәтләнеп укып чыкты.
Юбилярны матур бәйрәме белән хастаханә вәкиле дә тәбрикләде. Зәмзәмия апа барысына да җылы котлаулары һәм игътибарлары өчен бик зур рәхмәтен белдерде.

Автор фотосурәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев