Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Баулыда район башкарма комитеты җитәкчесен сайладылар

Район һәм шәһәр Советлары утырышында Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү турындагы мәсьәлә каралды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс игълан ителгән иде. 24 октябрьдә конкурс комиссиясе утырышы узды. Утырыш нәтиҗәләре буенча депутатларга район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына өч кандидат тәкъдим ителде: шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров, Баулы районында клиентлар хезмәте җитәкчесе Станислав Тимофеев һәм Баулы шәһәрен төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе директоры Марсель Даутов.

Яшерен тавыш бирү юлы белән депутатлар район башкарма комитеты җитәкчесен сайладылар. Иң күп тавышны Данияр Бакиров кандидатурасы җыйды.

– Ышаныч күрсәткәннәре өчен район башлыгына, депутатлар корпусына зур рәхмәт. Миңа зур җаваплылык йөкләнә, шәһәрне һәм районның алга китеше өчен көч куячакбыз, – диде Данияр Бакиров «Баулы-информ» мультимедиа редакциясе корреспондентына.

Фото: шәхси архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев