Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда юбилярны тәбрикләделәр

Бүген үзенең 90 яшьлек юбилеен Баулыда гомер итүче Әнисә Нәҗмиева билгеләп үтә. Узенең олуг бәйрәмен ул балалары, якыннары әйләнәсендә каршы алды, шулай ук туган авылы вәкилләреннән дә котлаулар кабул итте.

Әнисә Нәҗмиева Татар Томбарлысы авылында туып-үскән. Күп кенә сугыш чоры балалары сыман ул 12 яшеннән колхоз эшенә җигелгән. Әтиләре Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайтмый, әниләренә биш баланы бер үзенә аякка бастырырга туры килә.

– Мин ике класс ярымнан соң мәктәпкә йөри алмадым, - дип сөйли Әнисә апа. – Колхозда төрле эш эшләдек – ул вакытта ни кушсалар шуны башкара идек.

– 1955нче елны алар Шәмәй авылы егете Җәмил белән тормыш корып җибәрәләр, өч малай һәм бер кыз үстерәләр. Әнисә апа гомере буе туган авылы колхозында төрле эшләрдә хезмәт куйган. Ул тырыш хезмәте өчен күпсанлы мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән. Гомуми хезмәт стажы аның 38 елны тәшкил итә. Бүген ул улы Кәрәм һәм килене Рима гаиләсендә яши – 10 оныгы, 8 оныкчыгына сөенеп гомер итә.

– Мин яшь чакта һәрвакыт үзешчән сәнгать концертларында катнаша идем – җырларга яратам.  Хәзер инде авыруым аркасында  бик булдыра алмыйм, - ди Әнисә апа.

Әмма шулай да улы Кәрим гармунын алып уйнарга утыргач аңа кушылып җырлады ул.

– Әлдә балаларым бар, минем ныклы терәкләрем алар, - диде юбиляр яшьләрен сөртә-сөртә.

– Безнең әни бик уңган булды, ул бик пөхтә кеше, безне чисталыкка өйрәтеп, яхшы итеп тәрбияләп, тәмле ризыклар ашатып,  үстерде, - дип сөйли улы Кәрәм. –  Әниебез озын-озак авырмый гына яшәсен әле, ул булганда өйләр якты. Рәхмәт аңа.

Әниләрен матур юбилее белән котларга Мәскәүдән улы Хәлил дә гаиләсе белән кайткан. Томбарлы авыл җирлеге башлыгы Эльвир Ямалетдинов һәм “Берлек” хуҗалыгы  җитәкчесе Зөфәр Җәләев исә юбилярга Россия президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, чәчәкләр һәм бүләк  тапшырдылар. Әнисә апа мондый игътибардан  бик канәгать калды, кунакларга олы рәхмәтен җиткерде.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев