Баулы үзәк хастаханәсендә кечкенә пациентларны котладылар
Бүген, Халыкара балаларны яклау көнендә, Баулы районы администрациясе башлыгы Ильяс Гозәеров, район үзәк хастаханәсендә дәваланучы сабыйлар янына барып, аларны бәйрәм белән котлады. “Яшьләр дөньясы” иреклеләр хәрәкәте активистының клоун булып киенеп килүе балаларның кәефен тагын да күтәрде.
Кайда гына булсалар да, балалар бәйрәмне көтеп ала. Үзәк хастаханәнең балаларны дәвалау бүлегендә ятучы кечкенә пациентлар да кунаклар килүгә бик сөенделәр.
“Мин сезгә ныклы сәламәтлек телим, – диде Ильяс Гозәеров балаларга. – Бүген иң матур бәйрәм – балаларны яклау көне”.
Ул кечкенәләргә тәмле күчтәнәчләр салынган пакетлар бүләк итте. Шулай ук берничә баланы палатага кереп котлады.
“Шулай килеп чыкты: балаларны яклау көнен хастаханәдә каршы алабыз. Рамзанга дүрт яшь, – ди күп балалы әни Светлана Ногманова. – Моңа кадәр авырганы юк иде. Бронхит. Форсаттан файдаланып, биредәге табиб һәм шәфкать туташларына рәхмәт әйтәсем килә. Барысы да шундый яхшылар. Ә бүген инде район җитәкчеләренең, хастаханәгә килеп, балаларга бәйрәм ясаулары кәефне күтәреп җибәрде. Оештыручыларга рәхмәт”.
“Бүгенге көндә безнең бүлектә унике бала дәвалана, аларның иң кечкенәсенә бер яшь тә сигез ай. Бик авыр хәлдәге пациентларыбыз юк, – ди балаларны дәвалау бүлеге мөдире табиб-педиатр Алексей Наумов. – Минем үземнең дә өч балам бар. Җир йөзендәге барлык балаларның сәламәт булуын телим”.
Автор фотосурәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев