Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы ветераны юбилеен билгеләп узды

Баулы шәһәрендә яшәүче тыл хезмәтчәне Роза Мәхмүдова бүген иң олуг бәйрәмен каршы алды.

Роза Али кызы кунакларны, балаларын, оныкларын якты, иркен фатирында чәчәк бәйләмнәре, төрле төсле шарлар арасында каршы алды. Һәр сүзендә яшәгән елларына, балаларына рәхмәтле булып, бүгенге көненә канәгатьлек хисләре белдереп торды юбиляр.

Роза апа Азәрбайжан якларында туып үсә. Әти-әнисенең биш малай арасында бердән-бер яраткан кызлары була ул.

– Минем кадерле кешеләрем – әти-әнием бик ипле, уңган кешеләр иделәр, – ди Роза апа, шкаф өстендә торган фотога күрсәтеп. – Безне,  балаларын ач тотмас өче,н бар көчләрен куйдылар. Әни ямаулы кием белән йөртмәде безне, бар нәрсәне үзе тегеп кидерә иде.

Бөек Ватан сугышы елларындагы ачлык Роза апалар гаиләсен дә урап узмый.

– Ул вакытта кеше саен бер кисәк ипи бирәләр иде. Миңа 12 яшьләр булгандыр, үземә тиешле ипине әни белән чират торып алдык та, мин мәктәпкә таба киттем. Шулвакыт бер эт килеп чыгып, минем кулымнан ипиемне тартып алды. Мин эт артыннан йөгерәм, ул туктамый чаба. Бер мәлдә эт ипиемне тошереп җибәрде, мин тиз генә эләктереп алдым да, су буена төшеп, ипиемне чайкатып, юып ашадым. Ә өйдә әнием дә, үзенә тиешле ипи өлешен ашамыйча, мин мәктәптән кайтканны көтеп тора иде.

Җылы якларда Роза апа тормыш иптәше Тәлгать белән танышып, ныклы гаилә коралар. Баулы якларына күченеп кайталар. Алар 50 елдан артык матур гомер итәләр. Өч бала – ике кыз, бер ул – тәрбияләп үстерәләр. Әйтергә кирәк, Тәлгать абыйның әтисе кайчандыр Кандыз авылында мулла булган. Аны, раскулачивать итеп, Архангельскига җибәргән булалар.

Роза апа гомере буе Баулы кирпеч заводында бухгалтер булып хезмәт куя. Ә Тәлгать абый исә мәктәптә татар телендә математика фәнен укыткан.

– Әниебезнең исән-сау, безнең белән булганга бик шатбыз, – ди олы кызы Илмира Нәҗмиева. – Әниебез безгә,балаларына, һәрвакыт ярдәм итеп торды, оныкларын үстерешергә дә булышты. Әни безнең кул эшләре белән шөгыльләнергә бик яратты, киемнәр текте, бәйләде. Фатир эчендәге төзекләндерү эшләрен дә үзе эшләп куя иде. Әтиебез белән безгә яхшы тәрбия бирделәр. Без аларга барысы өчен дә рәхмәтлебез.

Юбилярны котларга Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Илмира Хөснуллина да килде. Ул Роза апага президентыбыз Владимир Путинның котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Айгөл Хөсәенова фотосурәтләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев