Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы ветераннары “Балкыш” фестиваленең сайлап алу этабында катнашты

Бүген “Ватан” яшьләр үзәгендә Татарстан ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның “Балкыш” җиденче республика фестиваленең сайлап алу туры узды. Биредә районыбыз авылларыннан килгән сәнгать сөюче, җыр-моңга гашыйк өлкән яшьтәге кешеләр катнашты.

Төрле яшьтәге, хәзер инде лаеклы ялда булган ветераннар жюрига сәләтләрен күрсәтте. Дәртле җырлардан, сәнгатьле сөйләмнән, гармун моңнарыннан тамашачылар залы яңгырап торды. Залда утыручылар аерым җырчылар, дуэт, ансамбльләр чыгышларын алкышларга күмделәр.

Иң беренче булып сәхнә түренә иң өлкән катнашучыларның берсе Саҗидә Сөләйманова чыкты, ул үзенең яратып башкара торган “Рәйхан” җырын җырлады.

Руфия Мәҗитова Баулы шәһәреннән, ул кечкенәдән җырлап үсә.

– Бу конкурста беренче генә катнашам, – ди Руфия ханым. – Чөнки моңа кадәр сәхнәгә чыгарга дулкынлана, курка идем. Сәхнә мине кечкенәдән үзенә тартты. Биш ел “Умырзая” вокаль ансамблендә җырладым. Беренче тапкыр кеше алдына ялгыз җырлап чыктым. Билгеле инде, бераз каушата, ансамбль белән чыкканда җиңелрәк. Шушы яшькә җиткәндә, сәхнәгә ияләшә башладым, диясем килә. Чыгыш ясаганнан соң, үз-үземдә ышаныч туды, булдыра алам икән әле, дим.

Хаҗәрия Мортазина моңлы татар җырларын җырларга ярата, “Балкыш”та бер елны да катнашмый калмый. Ул – унөч ел инвалидлар оешмасын җитәкләгән кеше. Шул елларда мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен дә аерым мәдәни чаралар оештырган булган.

– Сәхнә ул – бер сихри җир,  бирегә бер килеп эләксәң, кире китеп булмый, үзенә тартып тора, – ди Хаҗәрия ханым.

Үзенә генә хас көчле тавышлы Люция Хафизова Кызылъярдан килгән.

– Безнең әни бик моңлы кеше иде, – ди Люция ханым. – Әнидән күчкән моңдыр инде. Авылыбызда узган һәр чарада катнашырга тырышам. “Балкыш” фестиваленә дүртенче тапкыр килдем. Моң миннән беркайчан да китмәде, кайда булсам да, эштәме, өйдәме – һәрвакыт җырлый идем. Җырның иң беренче чиратта эчтәлегенә карыйм, үземә туры килергә дә тиеш бит әле, моңлы җырларны аеруча яратам.

Фестивальнең зона этабы Әлмәт шәһәрендә узачак.

Бу хакта тулырак итеп бүген Баулы телевидениесенең “Якташлар” тапшыруыннан карый аласыз.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев