Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы төзекләндерү идарәсенә эшче куллар җитми

Баулының төньяк-көнбатыш өлешендәге Татарстан урамында урнашкан Нефтьчеләр паркы бераз чүпкә баткан. Төзек, матур йортлар тезелеп киткән урам уртасындагы паркта чүп үләннәрен күрү һич кенә дә күңелле хәл түгел.

Безгә әлеге проблема белән шул төбәктә яшәүчеләр мөрәҗәгать итте.

Әлеге паркны тәртиптә тоту өчен төзекләндерү һәм яшелләндерү оешмасы җаваплы икән. Тирә-юнендә үлән чабылган, ә менә утыргычлар янына якын барырлык түгел. Эскәмия араларыннан, озын-озын булып, чүп үләннәре үсеп чыккан. Балалар мәйданчыгы янындагы чүп үләненә дә күптән тотынылмаган. Беренче карашка ташландык хәлдә торган кебек.

– Шәһәр буйлап бар эшләрне башкарып чыгарга эшче куллар җитешми, – ди Баулының төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе директоры Марсель Даутов. – Чынлап та кешеләр җитеп бетми, триммерлар да сафтан чыгып беткән иде, хәзер төзәттек инде. Чүп үләннәренә гербицидлар да сипкән идек. Шуңа да алар саргаеп торалар. Шәһәр көненә кадәр ул тирәне чистатып чыгарбыз дип ышанам, килеп чыкмаса, гафу итәрләр, бераз көтәргә туры киләчәк.

Фото: Айгөл Хөсәенова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев