Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре: “Подвалдан алып, түбәгә кадәр бар эшне дә башкарабыз”

Тиздән халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре көне җитә. Алар хезмәтеннән башка көнкүрешне күз алдына да китереп булмый. Әлеге өлкә хезмәткәрләрең эшләре җаваплы да, катлаулы да, алар – алны-ялны белми хезмәт куючы кешеләр. Бүгенге язмабыз герое – “Безнең ишегалды” торак милекчеләре ширкәте мастеры Нәсим Гәрәев.

Мастер Нәсим Гәрәевнең  эш сәгате көн дә иртәнге җидедә башлана. Аның кул астында барлыгы җиде слесарь хезмәт куя, шуларның өчесе тәүлекләп эшләсә, дүртесе, көндез эшләп, кизү тора. Барлык коммуникацияләр дә төгәл эшләсә, халык та канәгать. Ә слесарьләр, биредә яшәүчеләрнең көнкүреше яхшы булсын өчен, кулларыннан килгәннең барысын да эшли. Микрорайонның 11 күпфатирлы йорты өчен җаваплы алар.

– Мастерыбыз бик яхшы безнең, – ди слесарь Илшат Нәфыйков. – Әйбәт кенә, бергә киңәшләшеп эшлибез, без белмәгәнне өйрәтеп җибәрә.

– Беркайда да су агып чыкмаса, авария булмаса, җылылык системасы төгәл генә эшләсә, димәк бар да яхшы, – ди мастер Нәсим Гәрәев. – Боларның барсын да төзек тотуда без җаваплы. Иртәнге якта заявкалар килә, күпфатирлы йортларда яшәүчеләр шатлырата башлый.  Кемнең кранын алыштырырга кирәк, кемнең унитазы ага, кемнең түбәсеннән су кергән, кемнең счётчикларын алыштырырга кирәк – заявкалар бихисап. Егетләр белән, кем кая, шулай эшкә чыгып китәбез. Подвалдан башлап, түбәгә кадәр бар эшне дә башкарабыз.

 Мастер сүзләренчә, иң авыры – халык белән эшләү.

– Кайчакта халык безне аңлап та бетерми, – ди мастер. – Кайбер йортларның түбәләре, еллар узу белән, эштән чыга башлаган, шуңа да су да үткәрә, канализация торбалары белән дә андый хәлләр килеп чыккалый. Иң авыры халык белән эшләү, алар белән уртак тел таба белергә дә кирәк.

Нәсим Гәрәев хезмәт юлын сигез ел элек “Безнең ишегалды” торак милекчеләре ширкәтендә кизү торучы авария слесаре  буларак башлап җибәрә. Мастер булып өч ел хезмәт куя.

– Егетләр белән, бердәм булып, аңлашып эшлибез, – ди мастер. – Хезмәт хаклары аз булуына гына  борчылам. Кешегә никадәр күбрәк түлиләр, шулкадәр яхшырак эшли бит ул. Ә без эшләмәсәк, берничек тә булмый.

Слесарьлар, мастерның үз эш почмагы бар, алар биредә килеп ирешкән заявкаларны бергә утырып киңәшләшә, эшне һәркайсына бүлә.

Тракторчы, слесарь эшен башкаручы Валерий Евстигнеев әлеге ширкәттә 10 елдан артык эшли.

– Без бер-беребез белән яхшы мөнәсәбәттә, алай булмаса, бергә эшләп тә булмый, – ди ул. – Бердәмләшеп эшләсәң генә бар эш тә уңышлы килеп чыга.

Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләренең тик утырырга вакыты юк, алар һәрвакыт эштә. Менә әле дә алар, барлык эш коралларын алып, заявка үтәргә киттеләр.

Фото: Айгөл Хөсәенова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев