Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы шәһәре урамнарыннан кар чыгару дәвам итә

Кыш үз куәтендә. Яуган карларны үз вакытында урамнардан чыгару – шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе хезмәткәрләре эше.

Явасы карлар, буранлы көннәр алда әле. Ә яуган карларны вакытында чыгармасаң, ул һаман урамда йөрүче халыкка һәм машиналарга комачаулык тудыра. Урамнарны чистартуда, трактор, грейдер, кар төягеч машиналар белән беррәттән, көрәк тоткан оешма хезмәткәрләрен дә күрәсең. Көн дәвамында аларның кулыннан көрәк, лом кебек әйберләр төшми. Шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе хезмәткәрләре халык йөри торган юллар, тротуарлар торышы өчен дә җаваплы. Алар тозлы ком катнашмасын гына сибеп калмыйлар, җәяү йөрү юлларыннан лом белән боз да чабалар.

Шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе директоры Марсель Даутов сүзләренчә, бүген генә дә шәһәр урамыннан 180 кубометр кар чыгарылган. Ә кыш сезоны башланган бирле шәһәр урамнарыннан барлыгы 8834 кубометр кар чыгарылган.

Фото: Айгөл Хөсәенова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев