Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
Төп тема

Баулы районында язгы кыр эшләре башланды

Баулы районында беренчеләрдән булып “Игенче” хуҗалыгы язгы кыр эшләренә чыкты. Бүгенге көндә анда тырмалау эшләре алып барыла.

“Игенче” күмәк хуҗалыгының бер меңгә якын чәчүлек җире бар. Быел арпа, бодай, катнашазык чәчәргә исәпләп торалар.

20 елдан артык механизатор булып эшләүче Андрей Рябцев сүзләренә караганда, ул язгы эшләрен көтеп алган. Аның барлыгы 40 гектар җирдә дым каплату, тырмалау эшләрен башкарасы бар.

–“Язгы кыр эшләренә вакыт җитте. Хәзер иң мөһиме дымны саклап калу, – ди ул. – Кырлар сөрелгән, хәзер дым каплату белән мәшгульбез. Быел яхшы уңыш алуга өметләнәбез. Техниклар яхшы эшли. Ул яктан проблемалар юк. быел кар күп булды, шуңа күрә кырга бераз соңрак чыгарга туры килде. Чәчүгә дә күп калмый. Һава торышы яхшы булса, барысына да өлгеребез, дип өметләнәм”.

 “Игенче” хуҗалыгының уҗым культуралары яхшы кышлаган. “Россельхоз центр”ның Баулы бүлекчәсе начальнигы Наил Галиуллин сүзләренчә, уҗымнар акрынлап уяна, беренче тамырлары килеп чыга да башлаган.

“Хуҗалыкларда уҗым культуралары соңгы  вакытта сентябрь айларында чәчелде, – ди Наил Галиуллин. – Алар бик яхшы кыш чыктылар. Әле матур гына күтәрелеп киләләр. Җир әле юешрәк. Батмый башлагач, техника йөри алырлык хәлгә килгәч, ашламалар белән тукландыру эшләренә керәшәчәкбез. Бар эшне оешканлык белән эшләп чыгасы гына кала”.

Быел безнең районда язгы культуралар 20 меңнән артык мәйданда чәчеләчәк.

Беренчеләрдән булып, арпа, солы, шулай ук берьеллык үләннәр, катнашазыклар, борчак чәчелсә, соңрак май азакларында, июнь башларында соңгы культуралар – карабодай, кукуруз, тары – чәчеләчәк.

Соңгы айларда илебездә килеп чыккан кыенлыклар авыл хуҗалыгына да кагылмый калмады. Бүгенге көндә ашлыкларны ашлап чыгу өчен минераль ашламаларның бәясе ике тапкырдан күбрәк кыйммәтләнгән.

Наил Галиуллин сүзләренә караганда, бүгенге көндә аммиак силитрасы дигән ашлама, мәсәлән, заводларда да җитешми. Берничә хуҗалык быелгысы елны сыек ашламаларга (карбомид аммиак катнашмасы) күчәргә исәпли. Аның файдасы зур. Корылык вакытында да бик яхшы эшли. Ул, җирдәге дымга кереп, үсемлекләргә тиз арада үсеп китәргә мөмкинлек бирә.

“Тагын да биоголгик препаратлар бар, – ди Наил Галиуллин. – Аларның бәясе артмады. Һәр менераль ашлама җирдәге микроорганизмнар белән үзләштерелә. Хуҗалыклар шушы мөмкинлектән дә файдалана алалар.

Белгеч сүзләренчә, язгы кыр эшләрен башкарып чыгар өчен, мең тоннадан артык ягулык кирәк.

“Авыл хуҗалыгы министрлыгы быел да ташламалы ягулыкларны бирү өчен эш алып бара, – ди Наил Галиуллин. Хуҗалыклар үз юлларын эзлиләр. Эшләрне башкарып чыгар өчен, хуҗалыклар тиешле ягулыкларны табып эшләрләр, дип өметләнәбез.

Кыр эшләренең иң кызу чоры алда әле. Яңа уңышны алыр өчен, бик күп тир түгәсе бар. Авыл хезмәтчәннәренә җиңел булмаган эшләрендә уңышлар теләп калабыз.

Фото: Айгөл Хөсәенова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев