Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районында мәктәп яны лагерьлары эшли

Быел безнең районда мәктәп яны лагерьларына 7 яшьтән 12 яшькә кадәрге 600 укучы йөри алачак.

Җәйге озын каникуллар башлану белән, күп кенә ата-аналар укучы балаларының ялын оештыру хакында уйлана башлый. Ял кызыклы да, файдалы да булырга тиеш. Быелгы каникуллар вакытында 1нче санлы мәктәптә экологик юнәлештә җәйге мәктәп яны лагере эшли башлады. Анда барлыгы 70 бала йөри.

Лагерь  җитәкчесе Гүзәл Төхвәтуллина сөйләвенчә, балалар белән төрле уеннар гына түгел, экскурсияләр, яшьләр үзәге белән берлектә, төрле чаралар уздыру да планлаштырылган.

Мәктәп укучылары Алисә белән Эмилия быел үзләрен беренче тапкыр вожатый – әйдаман ролендә сыныйлар. Яңа һөнәр кызларга бик ошый. Алар балалар белән уйнарга яраталар.

– Лагерьда ял итүе безгә бик ошый, – дип сөйләде лагерьдә ял итүче балалар. – Биредә без уйныйбыз, рәсем ясыйбыз, шәһәр буенча экскурсияләргә чыгабыз, дуслар белән аралашабыз.

 Лагерьга йөрүче укучылар биредә иртәнге сигездән көндезге икегә кадәр булалар. Шул вакыт арасында алар төрле хәрәкәтле уеннарда, спорт ярышларында катнашырга, мәгълүмат сәгатьләрендә булырга өлгерә.

Мәктәп яны лагере ачылу һәм Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, укучылар экологиягә кагылышлы бәйрәм концерты оештырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев