3 июнь 2022 яңалыклары
-
Баулылар каз канаты һәм мамыгыннан көнкүреш әйберләре ясады
Баулының “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы ханымнары, китапханә хезмәткәрләре белән берлектә, кызыклы һәм үзенчәлекле осталык сәгате оештырдылар. Өлкәннәр һәм балалар, түгәрәк өстәл артына утырып, каз канаты каурыйларыннан май канаты ясадылар һәм мамык мендәрләр тутырдылар.
-
Татарстанда Covid-19 чирен тагын 114 кеше йоктырган
Татарстанда коронавирус йоктыруның тагын 114 очрагы ачыкланган. 74 кеше хастаханәгә салынган, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф сайтында.
-
Баулы районында мәктәп яны лагерьлары эшли
Быел безнең районда мәктәп яны лагерьларына 7 яшьтән 12 яшькә кадәрге 600 укучы йөри алачак.
-
Баулыда “Газетага язылу декадасы” үткәрелә
Декада вакытында, “Хезмәткә дан” һәм “Слава труду” газеталарына ташламалы бәядән язылып, бүләк отарга мөмкин.
-
Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының баш архитекторы тоткарланган
Татарстанда полиция хезмәткәрләре законсыз рәвештә акча алу фактын ачыклаган. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору Идарәсенең икътисади куркынычсызлык бүлеге хезмәткәрләре акчалата бүләк алган өчен Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының баш архитекторын тоткарлаган.
-
Танылган икътисадчы бушлай вебинар үткәрәчәк
Чара 6 июнь көнне 19 сәгатьтә узачак.
-
3 июньгә сынамышлар
Бүген якты төсле киемнәрдә йөрегез!
-
Бөер авырулары уч төбендә ничек беленә?
Бөер авыртканда һәрчакта да бил авырту барлыкка килми, ләкин тышкы билгеләр кулда беленергә мөмкин. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.