Баулы районы мәктәбендә Бөек Ватан сугышына багышланган күргәзмә эшли
Тиздән Бөек җиңүгә 77 ел тула. Әлеге мөһим дата алдыннан мәктәпләрдә төрле чаралар уздырыла, күргәзмәләр эшли.
Вакыт үтү белән саргайган өчпочмаклы солдат хатлары, патефон һәм башка музей фонды экспонатлары Кызылъяр авылы мәктәбе фойесында урнашкан. Биредә укытучылар Бөек Ватан сугышына багышланган күргәзмә оештырганнар.
“Безнең мәктәптә ел саен сугыш турында истәлекләр белән музей экспонатларыннан күргәзмә оештырыла, – дип сөйләде музей җитәкчесе Зилә Фәррахетдинова. – Безнең мәктәп музеенда сугыш чоры экспонатлары бихисап. Балаларга экскурсияләр үткәрәбез. Ләкин балалар көн саен шушы әйберләрне күреп тора алмыйлар, шуңа да балалар өчен кызыклы булган әйберләрне күргәзмәгә куярга булдык. Күргәзмәбез медальләр, хатлар белән тулыланды, алар бездә узган елны гына юк иде әле. Балалар танышсыннар, күрсеннәр өчен куйдык. Тагын Хәтер китапларын да куйдык. Балалар ул китаптан үзләренең бабаларының исемнәрен таба алалар. Укучылар өчен бу күргәзмә бик кызыклы”.
Иляр Кәбиров мәктәпнең алтынчы сыйныфында укый. Бөек Ватан сугышына багышланган күргәзмәне кызыксынып карый.
“Бөек Ватан сугышында безнең бабаларыбыз җиңү яулады, – ди ул. – Минем бабам Идрис Сәхипгәрәев тә сугышта катнашкан. Аның сугышта ике күзе дә сукыраеп кайта. Ул сапёр булган. Мин бабам белән горурланам, шундый бабам булуын мин аны беркайчан да онытмам”.
Фото: Айгөл Хөсәенова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев