Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районы басуларында соңгы культураларны чәчәләр

Хуҗалыкларның күбесендә язгы чәчү эшләре тәмам. Берничә хуҗалыкта аны соңгы гектарларда башкаралар.

“Берлек” хуҗалыгы басуларында ике агрегат кукуруз чәчү белән мәшгуль.

– Безнең хуҗалык барлыгы 5070 гектарда игеннәр үстерә, – ди тәҗрибәле, 1984 елдан бирле баш агроном булып эшләүче Мөхәммәт Моратхузин. – Шуның 2940 гектары – бөртекле культуралар. 850 гектар мәйданга көздән уҗым культуралары чәчелгән иде, алар ярыйсы гына әйбәт хәлдә сакланып чыктылар. Язга чыгу белән без аларны азотлы ашламалар белән тукландырдык һәм тырмаладык. Явым-төшем булмау сәбәпле, хәлләре начарлана бара. Кайбер җирләрне кире чәчәргә туры килмәгәе. Шулай ук 2025 гектарда азык культуралары игәбез, шуның 730 гектары күпъеллык үләннәр, 400 гектары кукуруза һәм калганнары берьеллык катнаш культуралар. Бүгенгесе көнне язгы кыр эшләрен тәмамлау алдында торабыз. Кукуруз чәчү 75 процентка башкарылган инде. 90 гектарда карабодай чәчелде, алдагы бер-ике көндә эшләрне тәмамларбыз дибез.

Бүгенге көндә хуҗалыкта чүп үләннәренә каршы көрәш алып бара башлаганнар. Пар җирләрен гербицидлар белән эшкәрткәннәр, үсемлекләрне яфрак аша тукландырырга керешкәннәр.

Кыр эшләренең барышы турында тулырак “Хезмәткә дан” газетасының җомга көнне чыгачак саныннан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев