Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Баулы районында яшәүчеләр мобиль поликлиникага мөрәҗәгать итә ала

Баулы районында мобиль поликлиника эшли. Бу көннәрдә күчмә комплекс Поповка авылында яшәүчеләрне кабул итә. Авыл халкына хезмәт күрсәтү, “Һәркем өчен сәламәтлек” төбәк проекты кысаларында, “Дәвамлы һәм актив тормыш” илкүләм проекты ярдәмендә үткәрелә. Республикада мобиль поликлиникалар Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча 2019 елда гамәлгә кертелде. Табибларны кабул итүнең мондый форматы ерак авылларда яшәүчеләр өчен аеруча уңайлы.

Башта пациентлар теркәлү уза – аннары кирәкле белгечкә керәләр. Табиблар һәр кешене игътибар белән тыңлый, тикшерә һәм киңәшләр бирә. Яман шеш авыруларын иртә стадияләрдә ачыклауга аеруча игътибар бирелә.

– Кызганычка каршы, хәзерге вакытта, статистика буенча, яман шеш авыруларын ачыклану проценты гаять зур. Якынча һәр пациентта яман шешкә шик бар. Әмма иң мөһиме, яман шешне иртә этапларда ачыклау, пациентларны безнең поликлиникада тикшереп бетерү һәм алга таба төбәк үзәкләренә җибәрү мөмкинлеге бара. Баулы районы Әлмәт филиалына керә, без пациентларны шунда җибәрәбез, – ди табиб-онколог Илшат Ибраһимов.

71 яшьлек Валерий Тузин кан тамырлары хирургына килгән, аның мондый комплекста булганы юк.

– Гомерем буе машина йөртүче булып эшләдем, сәламәтлегемне кайгыртырга тырышам. Мобиль поликлиниканың безгә, авыл халкына килүе бик уңайлы. Мондый тикшерү вакытында авыруларны алдан ук ачыкларга, вакытында дәваланырга мөмкин, – дип саный ул.

Мобиль поликлиникага заманча җиһазлар куелган. Табиблар бригадасына Баулы район үзәк хастаханәсе һәм Әлмәт белгечләре керә. Биредә терапевт, йөрәк-кан тамырлары хирургы, онколог, кардиолог һәм башка табиблар кабул итә. Шулай ук диспансеризация узу һәм профильле белгечтән консультация алу мөмкинлеге бар.

– “Мобиль поликлиника” комплексы белән бергә “Флюмамм” күчмә комплексы да килә, анда хатын-кызлар маммография уза ала, шулай ук флюорография узарга мөмкин. Начар йөри торган пациентларны поликлиникага, заявкалар буенча, табиб амбулаториясе машинасы китерә, ә 65 яшьтән өлкәнрәкләрне социаль яклау автотранспорты алыпк илә, – дип мәгълүмат бирде Баулы район үзәк хастаханәсе өлкән фельдшеры Гөлназ Гыймаева. – Мобиль поликлиника – авыл халкы өчен мөһим чара, чөнки бирегә безнең Баулы район үзәк хастаханәсендә булмаган белгечләр дә килә. Чиратлар артык зур түгел.

Көненә мобиль поликлиникага 40ка кадәр кеше йөри. Күпләр белгечләрнең килүен түземсезлек белән көтә, чөнки шәһәр поликлиникасына бару мөмкинлеге булмаучылар да шактый.

– Мондый поликлиниканың бик уңайлы булуы белән килешәм, чөнки каядыр һәркем дә йөри алмаска мөмкин. Менә мин, мәсәлән, булдыра алмыйм, ялгызым яшим. Бүген кан тамырлары хирургына кердем, яшь табиб мине бик яхшы карады, барысын да аңлатты, канәгать калдым, – ди Антонина Борисова.

– Район үзәгенә барырга ерак, ә монда якында гына, анализлар да тапшырабыз, табиблар да карыйлар, дәвалану билгелиләр. Өлкәннәргә дә игътибар бирүегез өчен рәхмәт, – ди авылда яшәүче тагын бер хатын-кыз Екатерина Кузьмина.

Мобиль комплекс Татар Кандызы авылы халкына хезмәт күрсәтте инде, Поповка халкын кабул иткәннән соң, белгечләр, график буенча, Новозареченск бистәсенә юл тотачаклар, шулай ук Покров-Урыстамак, Исергәп һәм Кызылъяр авылларында яшәүчеләрне дә кабул итәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев