Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы пешекчесенең бәхет формуласы

Бүген Халыкара пешекчеләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Баулы шәһәренең “Виктория” балалар бакчасында 30 елдан артык пешекче булып хезмәт куючы Нурия Фазлыева турында бәян итәбез.

Һәр балалар бакчасына килеп керү белән, тәмле аш исе әллә кайдан үзенә тартып тора. Менә кайда ул үзгә бер җылылык. Без “Виктория” балалар бакчасына барган көнне, төшке ашка пешекчеләр үз куллары белән кискән токмач ашы әзерли иде.

Өлкән пешекче Нурия Фазлыева бирегә 20 яшьлек чагында килгән. Башка җиргә күчү турындагы уй башына да кереп карамаган аның. Хезмәт кенәгәсендә эшә керү турында бер генә язу бар.

– Һәр көнне, эшкә килгән саен, Ходайдан исәнлегемне сорап, сабыйларның пешергән ризыкларны исән-сау ашап кайтуларын телим, – ди Нурия ханым. – Пешекче эше бала чагымнан ук күңелемә якын, шуңа да бу һөнәрне сайлаганмындыр, мөгаен.

Нурия ханымның эш көне иртәнге алтыда башлана. Шулай булмый мөмкин түгел, чөнки 120дән артык балага кайнар ризыкны вакытында әзерләргә кирәк.

– Эшкә килү белән, махсус киемнәремне киеп, балаларга боткага дип сөт салып куям, компотка җимешләр юам, – ди Нурия ханым. – Көндезге ашка кәстрүлгә ит салам.

Нурия апа сүзләренчә, пешекчеләр сабыйлар яратып ашасыннар өчен, бар көчләрен салып эшлиләр. Чисталык, пөхтәлек бөркелеп торган аш бүлмәсендә бар санитар таләпләргә туры китереп эшлиләр. Аның белән бергә барлыгы дүрт кеше эшли. Нурия апа озак еллар тупланган эш тәҗрибәсен түкми-чәчми яшьләр белән уртаклаша. Рәмзия Мөхәммәтҗанова Нурия ханымны остазы итеп саный.

– Нурия апа безнең өчен бик зур авторитет, – ди Рәмзия. – Аның эш стажын санап карасаң, мин ул кадәр әле яшәмәдем дә. Минем тәҗрибәм зур түгел, шуңа гел Нурия апаның эшләгәнен һәрвакыт күзәтеп барам, аннан күп нәрсәгә өйрәнәм. Балалар бакчасында әзерләнгән һәр ризык үзенчә тәмле, бигрәк тә Нурия апа куллары тигәч.

Балалар пешекчеләр әзерләгән һәр ризыкны яратып ашыйлар. Пешекчеләр алар янына сирәк чыга, бүгенге көн искәрмә булды, чөнки һәр көнне тәмле ризыклар белән сыйлап торган апаларының һөнәри бәйрәмнәре. Нәниләр Нурия апаларына бәйрәм уңаеннан үз куллары белән ясаган бүләкләр һәм җыр бүләк иттеләр.

 Нурия ханымның өе дә гөлле, аш-сулы. Матур теләкләр тели-тели, матур җырлар сузып, балаларын һәм оныкларын тәмле ризыклар белән сыйларга ярата ул. Ире Самат белән бер уйда, бер сердә булгангадыр, тормышлары да көйле, бәрәкәтле аларның. Шөкер, уллары Марат белән Дамир, аларның тырышлыкларын күреп, көн итәргә маһир булып үскәннәр.

Нурия ханымның бәхет формуласы белән дә таныштырып үтәбез.

– Җаның-тәнең биреп эшләр эшең булса, эштән сине сагынып көтәр кешең булса, иң зур бәхет менә шул ул дөньяларда, – ди ул.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев