Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы нефтьчесе дәүләт бүләгенә лаек булды

Яз һәм Хезмәт бәйрәме һәм Җиңү көне уңаеннан, Казан Кремлендә бер төркем татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан республикасы дәүләт бүләкләре тапшырганнар. Бүләкләнүчеләр арасында райондашыбыз да бар.

48 татарстанлыга дәүләт бүләкләрен Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырган.

“Бүген залда утыручы хезмәт ияләренә зур рәхмәтемне белдерәм. Дәүләт бүләкләренең Яз һәм Хезмәт бәйрәме алдыннан тапшырылуы очраклы түгел. Тормышыбызны завод эшчеләре, нефтьчеләр, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, төзүчеләр, инженерлар, табиблар, укытучылар һәм башка тармаклар хезмәткәрләреннән башка күз алдына да китереп булмый. Сезнең уңышка ирешү тарихыгыз барлык татарстанлылар өчен бик мөһим, яшьләргә аеруча”, – дип мөрәҗәгать иткән Рөстәм Миңнеханов дәүләт бүләкләренә лаек булучыларга.

Бүләкләнүчеләр арасында райондашыбыз да бар. 1нче ЦДНГда дүрт дистә елдан артык оператор булып эшләгән нефтьче ветеран Нурия Низамовага “Россия Федерациясенең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре” мактаулы исеме бирелгән.

Нурия ханым хезмәт юлын 18 яшендә Баулы газ-компрессор цехында оператор буларак башлап җибәргән. Эшеннән аерылмыйча, читтән торып,  Октябрьский нефть техникумын тәмамлаган. 1нче ЦДНГда дүрт дистә елдан артык нефть һәм газ чыгару операторы булып эшләгән.

Нурия Низамова турында язма

http://bavly-tat.ru/news/kөn-temasyi/ir-at-nren-saylagan-khanym

Чыганак һәм фото: https://president.tatarstan.ru/index.htm/news/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев