Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Ир-ат һөнәрен сайлаган ханым

Гүзәл затларыбыз районыбызның төрле тармакларында хезмәт куя. Алар арасында, гадәттә, ир-ат һөнәре дип саналучы вазифаларда эшләүчеләр дә бар. Шулай да алар үз эшләрен яратып һәм зур тырышлык белән башкаралар.

Нурия Низамованың 1нче ЦДНГда нефть һәм газ чыгару операторы булып эшли башлавына быелның март ахырында 42 ел була. Промыселга ул 18 яшендә үк килгән. Эштән аерылмыйча, читтән торып белем алган. 1981 елда Октябрьский нефть техникумын тәмамлаган. Тормыш иптәше белән дә эш урынында, беренче промыселда танышкан, бергә гомер итүләренә 38 ел.

– Минем остазым Мөслим Галиуллович Мифтахов булды. Скважиналарны тикшереп йөргәндә, ул мине эшләргә өйрәтте, – дип искә алды эшли генә башлаган чакларын Нурия Нурфаязовна. – Тулы кыйммәтле оператор хезмәтенә багышлау болай булды: без өч скважинаны карап чыктык, берсе калды, Мөслим Галиуллович сүзләренә караганда, алар аны тапмаганнар. Миңа, барып, шул скважинаны табу бурычы куелды, якынча урнашу урынын әйттеләр. Курыкмыйча барып, шуны таба алсаң, биредә эшли аласың, диделәр. Ул еракта урнашкан, урманда, чокырда. Мин, куркуымны җиңеп, бардым һәм таптым. Ярты еллап эшләгәч, скважинада беренче порыв булды. Тик мин югалып калмадым, мондый очракларда ничек эш итәсе турында инструкциябез бар иде. Диспетчерга хәбәр иттем, порывны тиз арада бетерделәр. Элегрәк порывлар еш була иде, көнгә ике-өч хәтта. Яңа җиһазлар куйгач, эшләү җиңелләште

Бүгенге көндә Нурия Низамова “Баулынефть” идарәсендә скважиналарны карап йөрүче бердәнбер хатын-кыз. Һөнәре турында ул түбәндәгеләрне сөйләде.

– Эшем, билгеле, авыр, шулай да кызыклы. Хәзер операторларга җиңелрәк, элек бөтен эшне кулдан эшли идек бит – скважиналар тирәсендәге территорияләрне чабу, скважиналарны буяу эшләрен. Сальник һәм каешлар да үткәндә калды. Шулай да мин буяу эшен бик теләп башкарам, скважиналар матур булып торуын яратам. Мин бит авылда үстем, безне бала чактан эшкә өйрәттеләр. Әтинең портянка урарага өйрәтүе эштә кирәге чыкты. Эшли генә башлаган чакларда, кирза яки резина итекләр бирәләр, ә минем размер юк, портянка урый белү ярап куйды.

Мария Кандаурова

Фото: шәхси архив

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев