Баулы кызының җырын Фирдүс Тямаев башкара
Тыйнак, елмаюы йөзеннән төшмәгән, туган ягы табигатеннән илһам алып, шигырьләр, җырлар язучы, искиткеч рәсемнәр ясаучы Алсу белән без үзәк китапханә бинасында очраштык.
Алсу Васикова-Сафина Баулы районы Хәнсевәр авылында туып үсә. Сигез балалы ишле гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә ул.
– Биш кыз, өч малай үстек. Әнием Раушания белән әтием Фәрит бүгенге көндә лаеклы ялда. Мин үзем балачактан сәнгатькә гашыйк кеше. Әниебез кечкенәдән сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләп үстерде. Китапханәдән күп кенә китаплар алып кайтып, аның рәсемнәрен күрсәтеп, әкиятләр сөйләп үстерде.
Иң беренче шигырен Алсу ун яшендә яза, ул китапханә турында була. “Исәнмесез”дигән икенче иҗат җимешен 11 яшендә дәфтәр битләренә төшерә.
– Табигатьне, көзне тасвирлап та шигырьләр язарга ярата идем. Шигырь язуга илһам да шул көзен килә. Табигатьтә йөргәндә, төрле төсләреме, саф һавасымы – миңа илһам китерә.
Алсу туган авылында мәктәпне тәмамлаганнан соң, 2004 елда Лениногорский педагогия училищесына рәсем бүлегенә укырга керә.
– Анда мин күп тәҗрибә тупладым. Безне көчле укытучылар укытты. Безнең курс җитәкчебез Хәйретдинова Гөлнур Мәхмүт кызы шигырь язуга канатландырды, зур этәргеч бирде. Саҗидә Сөләйманова исемендәге конкурс сертификаты минем иң беренче зур җиңүем булды. Шуңардан соң тагын да канатланып шигырьләр яза башладым.
Акрынлап остара-остара җырлар язуга күчә башлый Алсу. Бүгенге көндә Алсуның утыздан артык җыры бар. Әйтергә кирәк, Алсу сүзләренә язылган “Ялгыз көймә” җырын танылган җырчы Фирдүс Тямаев башкара.
Талантлы якташыбыз Алсу Васикова турында “Хезмәткә дан” газетасы битләреннән, Баулы телевидениесенең “Якташлар” тапшыруыннан карый аласыз.
Айгөл Хөсәенова
Автор фотосурәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев