“Баулы-информ” дизайнеры – республикада иң яхшылар арасында
Татарстанда медиа өлкәсендә беренче тапкыр зур вакыйга булды – “ТАТМЕДИА” АҖ “Мирас-Наследие” лагеренда өч көнлек яңа медиа фестивале оештырды.
Яңа медиа фестивалендә журналистлар, мөхәррирләр һәм SMM белгечләре катнашты. Өч көн дәвамында алар алдынгы технологияләр белән таныштылар – лекцияләр тыңладылар, басмалар булдыруның заманча алымнарын үзләштерделәр, аудитория белән нейрочелтәрләр телендә сөйләшергә өйрәнделәр.
Бәйгедә катнашучылар җитди сайлап алу уздылар һәм үз эшләрен “Мәгълүмати дизайн”, “Креатив тренд-концепция”, “Видеосторителлинг”, “Цифрлы мөхәррир” номинацияләрендә тәкъдим иттеләр. Фестиваль җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. “ТАТМЕДИА” АҖ генераль директоры Шамил Садыйков билгеләп үткәнчә, фестиваль ел саен үткәреләчәк, ә аның премиаль фонды ел саен 1 миллион сум тәшкил итәчәк.
“Мәгълүмати дизайн” номинациясендә “Хезмәт даны” газетасы верстальщигы Альбина Абдуллина өченче урынга лаек булды. Жюри аның шәһәр көненә багышланган проектына югары бәя бирде.
Бүләкләү тантанасы өч көнлек белем марафонының якты финалы булды, медианың киләчәге аудитория белән бер телдә сөйләшә алырлык кыю, креатив һәм технологик профессионаллар кулында булачагын дәлилләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев