Балалар бакчасы ремонтлана
Балалар бакчасын ремонтлауны 1 сентябрьгә төгәлләргә планлаштыралар.
Потап-Томбарлы авылында республика программасы буенча балалар бакчасы бинасы капиталь ремонтлана. Бу максатларга җиде миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән, шулай ук җирле бюджеттан да акча бүлеп бирелгән.
Балалар бакчасының аерым торучы бинасы 1988 елда тиовой проект буенча төзелгән. Балалар бакчасына төрле яшьтәге 20 бала йөри. Бүгенге көндә алар шәһәр балалар бакчаларына урнаштырылган.
Төзүчеләр капремонтка апрельдә керешкәннәр. Хәзерге вакытта эшчеләр бина эчендә диварларны буяу-сылау белән шөгыльләнәләр, аны тиздән төгәлләргә тиешләр. Алар инде электр үткәргечләрен, кухня җиһазлары өчен кабельләрне алыштырганнар. Подвал бинасында да эшләр бара. Анда төзүчеләр яңа канализация, җылыту торбаларын урнаштыру белән мәшгуль. Капиталь төзелеш идарәсенең унга якын хезмәткәре ремонт эшләрен башкара. Алар иртәнге алтыдан кичке тугызга кадәр эшлиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев