28 август 2020 яңалыклары
-
Һава торышының начарлануы көтелә
28 августта көндез, 29 августта төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә көчле атмосфера фронтлары үткәндә яшенле яңгырлар, җилнең 19-24 м/с кадәр көчәюе, көчле яңгырлар һәм локаль боз явуы көтелә.
-
Тележурналист Сергей Брилев ТАССРның 100 еллыгына Татарстан турында фильм тәкъдим итә
Фильмда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, тарихчылар, табиблар, банкирлар һәм завод эшчеләре катнаша.
-
Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан үлгән
Чирмешәндә яшәүче 1952 елда туган ир-ат һәм Казанда яшәүче 1985 елда туган ир-ат вафат булган.
-
Рафис Борһанов кайсы очракта укытучылар битлек кияргә тиешлеген аңлатты
«Санитар-эпидемиологик вазгыять аркасында чикләүләрнең кайсы гына этабы булмасын, артык саклану беркайчан комачауламаячак», — диде министр.
-
Фотога төшерә белүе җиңүгә китергән
Республикада 25нче тапкыр балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының “Алтын каләм” фестивале узды, анда Баулының 6нчы мәктәбен тәмамлаган Азалия Абзалдинова “Фотожурналистика” номинациясендә җиңүгә иреште.
-
Баулы прокуратурасы хокук бозуларны ачыклады
Баулы шәһәр прокуратурасы су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу турындагы законнарның үтәлешен тикшерде һәм районның алты авыл җирлегендә закон бозуларны ачыклады. Тулырак мәгълүматны «Баулы-информ» редакциясенә шәһәр прокуратурасы матбугат төркеме хәбәр итте.
-
Миллионнар урлауда гаепләнүче Луиза Хәйруллинаның ире күрсәтмәләреннән баш тартты
Моңа кадәр бөтен гаепне үзенә алырга маташкан Марат Хәйруллин хатыны сүзе белән йөрүен сөйли.
-
«Тәртип» тапшырулары Яр Чаллы шәһәрендә FM ешлыгында эфирга чыга башлады
Тапшыруларны тыңлау өчен Чаллыда 90,2 FM ешлыгын көйләргә кирәк.
-
«Тәртип» тапшырулары Яр Чаллы шәһәрендә FM ешлыгында эфирга чыга башлады
Тапшыруларны тыңлау өчен Чаллыда 90,2 FM ешлыгын көйләргә кирәк.
-
Аяк киемнәрен кер юу машинасында ничек юарга?
Заманча кер юу машиналарында аяк киемен дә юу мөмкинлеге бар.