22 ноябрь 2023 яңалыклары
-
Баулылы республика конкурсында беренче урын алган
Казанда “Татарстанда балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе-2023” республика конкурсының йомгаклау этабы узган. Конкурс җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү тантанасы да булган. Җиңүчеләр арасында райондашыбыз да бар.
-
Белемсезлек курку тудыра
Кешедә иммунитет дефициты вирусы турында ышанулар һәм күзаллаулар ВИЧ-инфекцияле һәм сәламәт гражданнарга тискәре йогынты ясый ала. СПИД үзәгенең Әлмәт филиалы эпидемиология бүлеге мөдире эксперты Алия Садриева белән ВИЧ турында иң популяр мифларны тикшердек.
-
Баулыда бар эшкә дә уңган хатын-кыз яши
Тиздән иң матур бәйрәм – Әниләр көне җитә. Әниләр алар уңган-булган, өлгер, сабыр һәм кайгыртучан кешеләр. Баулыда яшәүче Гүзәл Рәхмәтуллина да нәкъ менә шундый әни, дәү әни. Аның кул эшләренең күплеге һәм төрлелеге һәр кешедә соклану тудыра. Ул кәгазьдән бөтереп әйберләр ясый.
-
23 ноябрьгә сынамышлар
Сынамышларга ышансак, иртәгә сәбәпсез өйдән чыгып йөрергә ярамый. Иң яхшысы — өйдә тәмле ризыклар пешереп, камыр ашлары әзерләп, якыннарың белән өстәл артына җыелу һәм күңелләрне бушатып, сөйләшеп утыру.
-
Чикләвек гомерне озайта
Галимнәр озак яшәү өчен рационны үзгәртергә киңәш итә.
-
ЮХИДИ рейдлары үткәрелә
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре каршы як полосага чыгучыларны аулый.
-
Җитен орлыгының файдасы
Җитен орлыгында егерме төрле аминокислота, A, E, C, D, K, B төркеме витаминнары, эфир майлары, йод, марганец, кобальт, тимер, фосфор, калий, магний, натрий, хлор кебек минераллар һәм Омега-3 майлы кислотасы бар.