Санкт-Петербургта – Баулы күренешләре
Россиядә милли бердәмлекне, тынычлык һәм татулыкны ныгыту елында Санкт-Петербург шәһәр китапханәсенең гуманитар-һөнәри клубы, императрица Екатерина II исемендәге тау университеты укучылары Советы белән берлектә, Татарстан республикасының халык рәссамы Рәшит Гыйләҗев картиналарының “Язгы чәчәк бәйләме” исемле күргәзмәсен оештырган.