Баулының төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе эшчеләре шәһәр урамнарын тәртиптә тота
Шәһәребез урамнары, паркларындагы тәртип күзләрне сөендерә. Урамда аунап яткан чүпне, озын булып үскән үләнне шәһәребездә сирәк урыннарда гына очратырга мөмкин. Ә тәртипне бездә шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе тәэмин итә.