Чәчү төгәлләнде, урак ахырына якынлаша
Баулы аграрийлары уҗым культуралары чәчүне тәмамлады. Бөртекле культураларны урып-җыю да төгәлләнеп килә: 10 сентябрьгә булган мәгълүматка караганда, 1,6 мең гектар ашлык суктырасы калган, бу планның алты проценты дигән сүз.