11 апрель 2023 яңалыклары
-
Йолдызнамә (12-19 апрель)
Йолдызлар сезгә нәрсә вәгъдә итә?
-
Хәтерне ничек яхшыртырга?
Онытучанлык чире башланса, һичкичекмәстән ашыгыч чаралар күрегез. Рационыгызга мәҗбүри рәвештә эчендә азык җепселләре һәм пектин күп булган ризыклар кертегез.
-
Баулы районында өмәләр дәвам итә
Бүген Кызылъяр мәдәният йорты хезмәткәрләре язгы өмәгә чыкканнар: Баулы-Октябрьский автоюлы буйларын һәм юл буендагы зиратны җыештырганнар.
-
Баулыларга уяу булырга кирәк
Статистика буенча, табигатьтә янгыннарның 90 проценты кеше гаебе белән килеп чыга. Сәбәпләре – ут белән саксыз эш итү, коры үлән һәм саламны караучысыз яндыру, учак ягу, урманда ут белән куркыныч эш алып бару.
-
Россия социаль фонды Татарстанда яшәүче ике гражданны югары технологияле протезлар белән тәэмин итте
Россия социаль фонды хезмәт урынында килеп туган бәхетсезлек очракларында зыян күргән татарстанлыларны кыймәтле протезлар белән тәэмин итү юнәлешендә эзлекле эш алып бара. 29 һәм 31 мартта Әлмәттән Валерий белән Әгерҗедә яшәүче Айсафка гомуми бәясе 5 миллион сумнан артык микропроцессор белән идарә итә торган югары технологияле протезлар бирелде.