Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр" тапшыруы - 18 март 2021 ел

Бүгенге чыгарылышта: "Хәбәрләр" тапшыруы.

Төп темалар:

- Язгы ташу вакытында Баулы районының Татар Кандызы, Яңа Шалты, Иске Чүте, Исергәп, Кызылъяр, Уба авылларында яшәүчеләр зыян күрергә мөмкин. Бүген безнең төшерү төркеме Исергәп авылында булып кайтты. Биредә инде ташуга әзерлек чаралары күптән алып барыла.

- Бүгенге көндә районда коронавирус инфекцияле 7 авыру бар. Шуларның алтысы госпитализацияләнгән. Пандемия башланганнан чордан алып 59 баулылы  COVID – 19 белән авырган.

- Баулы районында барлыгы 170 умарталык һәм 2902 умарта бар. Бу хакта авыл хуҗалыгы семинар-киңәшмәсендә Баулы районы буенча аквакультура һәм умартачылык буенча белгеч Рәис Мортазин мәгълүмат бирде.

- Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне – халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтүчеләрнең һөнәри бәйрәме. Россиядә торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне мартның өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә, быел ул 21 мартка туры килә. Бәйрәм алдыннан безнең хәбәрчебез 17 еллык эш стажы булган слесарь-сантехник Николай Егоров белән очрашты.

- Шәһәрнең 2нче санлы мәктәбендә укучылар арасында  “Экомода” бәйгесе оештырылды. Катнашучылар арасында җирле  җитештерүче продукциясе пакетларыннан тегелгән костюм тәкъдим итүче укучы да бар иде. Ул үзенең костюмы өчен  җирле җитештерүче буләгенә лаек булды. 

- Исергәп авылы мәктәбендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан “Туган төбәк. Эзләнүләр. Белемгә юл” дип исемләнгән беренче фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Балалар нинди темаларга өстенлек биргән, шулар хакында алдагы минутларда.

- Бишенче санлы “Бәләкәч” балалар бакчасында “Татар кызчыгы-2021” республика бәйгесенең район этабы узды. Конкурста авыл һәм шәһәр балалар бакчаларыннан барлыгы 11 кечкенә кыз катнашты.

- Баулының балалар сәнгать мәктәбен тәмамлаучылар үзләренә белем биргән укытучыларына  һәм анда белем алучы укучыларга музыкаль бүләк ясадылар. Концертта безнең төшерү төркеме дә булды.

- Баулыда 2008 елда туган яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасы беренчелегенең чираттагы хоккей уены узды. Бозда Баулы һәм Норлат командалары очрашты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ