Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Суши-салат рецепты

Бу салат роллыны алыштыра

Казан блогеры Айгөл Тимер рецепты.

 Суши-салат өчен: пешкән дөге, кыяр, авокадо, тозлы кызыл балык, эремчекле сыр, соя соусы; бизәү өчен -көнҗет орлыгы.

Салатны стаканга яки тәлинкәгә дә ясый аласыз.

Беренче рәт — пешкән дөге, икенче рәт — кыяр, өченче рәт — эремчекле сыр сыларга.

Аннан кабат дөге, авокадо, эремчекле сыр һәм кызыл балык салырга.

Өстенә матурлык өчен көнҗет орлыгы сибәргә.

Әлеге салатны алдан әзерләп куярга да була, стаканга ясарга һәм өстен каплап суыткычка куярга.

Ашар алдыннан соя соусы салырга.

Фото: yandex.ru

Чыганак:  https://intertat.tatar/news/cooking/15-02-2021/yalkaularcha-sushi-salat-retsepty-5805801

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев