Ширбәттә коенган ике катлы кош теле
Чәй янына бик тәмле ризык. Рецепты да гади.
Камыр өчен: 5 йомырка, чеметем генә чәй содасы салып яхшылап күпертергә, он салып 10 минут чамасы камыр басарга.
Камырны пакет каплап, 15-20 минут ял иттерергә. Ял иткәч камырны алып 3 кисәккә бүләргә, җәемне юка итеп җәяргә, уртага бөкләргә һәм янә уклау белән җәеп алырга (камыр ике катлы була). Аннары тасмалар кисәргә. Шул тасмаларны ромбик формасында кисәргә һәм пакет каплап торырга.
Кызган майда пешереп алырга.
Сироп өчен: 1 стакан су, 1 стакан шикәр комы салып газга куярга. Ул кайнап чыгып, тагын 5-6 минут кайнагач сүндерергә, 1 аш калагы бал кушып болгатырга.
Сироп әзер. Хәзер кош теленең ике ягын да сироп белән “майларга”, сай тәлинкәгә формалап тезәргә.
Чәйләрегез тәмле булсын!
Фото: yandex.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев