Нинди аш иң зыянлысы?
Кул астында булган бар әйберне салып пешергән солянка бик күпләрнең сәламәтлеге өчен зыянлы.
Диетолог Ирина Торопыгина солянканы иң зыянлы аш дип саный. Мондый ашта кабат эшкәртелгән ит бик күп була.
«Анда колбаса, сосиска, ысланган һәм тозланган әйберләр, әче тәмләткечләр. Солянка бик майлы, ул бөтен кешегә дә зыянлы, аеруча йөрәк-кан тамырлары авырулары булган, холестерин алмашы бозылган кешеләргә начар йогынты ясый», – ди табиб.
Табиб фикеренчә, солянка аша атеросклероз авыру куркынычын тудыра. Моннан тыш, ул ашказанына да начар тәэсир итә.
Солянкага салына торган лимон, зәйтүн җимешләре, тозлы әйберләр гастритлы, ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте булган кешеләргә зыян китерә. Ит антибиотик ашатып үстерелгән хайванныкы булса, шулпага начар матдәләр дә чыгуы ихтимал, диелә хәбәрдә.
Фото: yandex.ru
Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/08-06-2020/nindi-ash-i-zyyanlysy-5748193
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев