Көзге кәбестәне тиз генә тозлау рецепты
Кәбестә, баллы борыч һәм кишерне тиз генә маринадлап, өч сәгатьтән соң ашап була торган рецепт.
1 кило кәбестә, 1 баллы борыч, уртача зурлыктагы 1 кишерне саламлап турыйбыз. Яшелчәләр янына 3 телем сарымсакны ваклап турап салабыз.
Кечкенә кәстрүлдә маринад әзерлибез. Моның өчен 100 мл су, 100 мл көнбагыш мае кайнатабыз, шуңа 1 аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы, 5 данә хуш исле борыч, 5 данә кара борыч, 3 данә канәфер, 2 лавр яфрагы салабыз.
Шушы сыеклык кайнап чыккач, 9 процентлы аш серкәсен 50 мл кушабыз, акрын утта бераз кайнатып алабыз.
Әзер маринадны туралган яшелчәләр өстенә салып, яхшылап болгатабыз да 2 литрлы банкага тыгызлап тутырабыз.
Банканы суыткычка куябыз. 4 сәгатьтән тозлы кәбестә әзер!
Фото: yandex.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев