«Керпе» салаты
Бәйрәм табынына салат рецепты тәкъдим итәбез
Салат өчен кирәкле ингредиентлар:
1 тавык түше,
1 банка консервланган яшел борчак,
5 йомырка,
150 гр каты сыр,
0,5 банка зәйтүн җимеше,
2 тырнак сарымсак,
150 гр майонез,
салат яфраклары.
Пешкән тавык итен ваклап турыйбыз. Тавык итен, яшел борчак, вак угычта уылган бер тырнак сарымсакны һәм йомырка сарысын бергә кушып болгатабыз. Салат яфракларын сай савытка тезәбез, өстенә әзер массаны салып, керпе формасына китерәбез. Йомырка агын һәм сырны эре угыч аша чыгарып, аларга вак угычта уылган икенче тырнак сарымсакны, майонез салып яхшылап болгатабыз. Әзер катнашманы «керпе» өстенә сылыйбыз. Зәйтүн җимешен икегә бүлеп, керпе энәләре, борыны, күзләрен ясыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев