Җиләктән мармелад
Сезгә җиләкле мармелад рецепты тәкъдим итәбез. Әле җиләкләрнең иң тәмле, сусыл вакыты. Кыш көне туңган җиләктән дә ясарга була.
Кирәк булачак:
җиләк – 1 килограмм
шикәр комы – 3 стакан
агар-агар (желатин яки пектин) – 2 аш кашыгы
Җиләкне юып, яфракларын чистартып, блендер белән изәбез. Шикәр комын өстәп, плитәгә куябыз. Болгатып, акрын утта пешерәбез. Масса куера башлагач, аз-азлап агар-агарны өсти башлыйбыз. Бер туктамый болгатып, җиләкле массадан мармелад ясыйбыз. Аннары төрле формалы савытларга салып суытабыз да, суыткычка алып куябыз. Безнең өй шартларында ясалган мармелад әзер! Чәйләрегез тәмле булсын!
Фото: yandex.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев