Гөлфия» торты рецепты
Тәмле торт рецептын тәкъдим итәбез.
Крем өчен: 500 грамм кибет каймагы (1 аш кашыгын алып калырга), 2 стакан шикәр комы, 50 грамм чамасы атланмай.
Каймакны сүрән утка куярга, шикәр комы эреп беткәнче болгатып торырга. Кремны суытырга һәм атланмай салып болгатырга.
Камыр өчен: 2 йомырка, 1 стакан тулыр-тулмас шикәр комы, 1 чәй калагы сода, аш серкәсе, 1 аш кашыгы каймак, 1,75 стакан он, кремның яртысы.
Аш серкәсе белән сүндерелгән содага 1 аш кашыгы каймак һәм кремның яртысын салып болгатырга. 1,75 стакан он салып камыр ясарга. Камыр коймак камырыннан куерак булырга тиеш.
Чыганак: https://intertat.ru/news/cooking/14-12-2019/ismeg-l-apadan-g-lfiya-torty-retsepty-5699629
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев