Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Аш-су

Эльвира Әхмәтҗанова: “Ипи пешерү зур җаваплылык сорый”

Штаттан тыш хәбәрчебез Эльвира Әхмәтҗанова ипи пешерү серләре белән уртаклаша.

Икмәк – дөньядагы иң кадерле, иң тәмле, иң туклыклы, бәрәкәтле ризык. Без барыбыз да әниләрнең, әбиләрнең мичтә пешергән ипиләрен ашап үскән балалар. Бу онытылмаслык хатирәләр, яңа пешкән ипинең тәме, исе әле дә күңелләрдә саклана.
Хәзерге вакытта авыл мичләре юк диярлек. Ләкин шулай да, гореф-гадәтләрне дәвам итеп, барлык йолаларына туры китереп ипи пешерүче кешеләр бар әле.


Без  кечкенә чакта әни ипине еш сала иде. Иң башта мичтә таба ипие пешеп чыга, аннан – калай ипиләре. Алар шундый биек булып кабаралар иде, пешкәч, үзләре җиңелләр (ипи җиңел булып пешсә, бу аның уңып пешкәнлеген аңлатканын үзем ипи сала башлагач кына төшендем). Шул ипиләрнең суынганын да көтмичә, тирә ягын кимереп чыга идек. Яңа мичтән чыккан хуш исле, кетертәп торган  ипиләр...
Ипи өлгергәнче, ачы камырдан әни безгә көлчәләр пешерә иде әле. Иртән мәктәпкә барганчы, без шул кайнар көлчәләр белән чәй эчә идек. 
Әнинең ипи пешергәнен күреп үссәм дә, үземнең пешереп караганым булмады. Ипи пешерү серләренә мин кайнанамнан, Нәсимә әнидән өйрәндем. Аллага шөкер, бүгенге көндә дә әнинең киңәшләрен күздә тотып, ипи пешерәм, колмак җыям, колмактан чүпрә ясыйм.
Ипи пешерү зур җаваплылык, чисталык,  пөхтәлек сорый. Эшне кулларны яхшылап юып, башка яулык, билгә алъяпкыч бәйләп башларга кирәк. Ипине ашыкмый, кадерләп, бала караган кебек тәрбияләп, бисмилланы әйтеп  пешерергәндә генә ул уңа һәм тәмле була.
 Чүпрә ясау өчен колмакны, җәй ахырында җыеп, күләгәдә киптереп куярга кирәк. Кипкән колмакны суга салып, 30-40 минут кайнатабыз. Вак тишекле чүмечтән сөзеп, он салып, болгатып куябыз. Суынгач, 3-4 кашык чүпрә салып, җылы урында ачытабыз. Әзер чүпрәне банкаларга салып, суыкка куябыз.


Ярты  литр җылымча суга 3-4 кашык чүпрә салып, ипигә баш ясыйбыз. 10-12 сәгатьтән соң, шулкадәр су, 2 калак тоз, он салып, камыр басабыз. Камыр күтәрелгәч, аны кашык белән төртеп төшерәбез. Кабат кабаргач, алдан майланган калайларга әнәләп салабыз. Камыр кабарып, калайлар тулгач, алдан җылыткан духовкада бер сәгать пешерәбез.
Күренекле язучы Мөхәммәт Мәһдиев икмәк турында көчле сүзләр язган: “Ипи салу дөньяда иң игелекле, мәгънәле, иҗади бер эш ул. Ипи салу – хатын-кызның бер тәүлеккә сузылган эше. Бу тәүлектә йортта шатлык, тынлык, тантана.
Ипи салган тәүлектә ир белән хатын арасында ызгыш-талаш булмый... Татар халкында әни белән ипи сүзе бергә йөри, аларның мәгънә кондицияләре бертигез...
Менә беркөнне өйдә тантаналы зур сүз әйтелә: бүген ипи изәсе бар... Хуҗа хатын шул мизгелдән соң патша хатынына әйләнә. Хатын күәс чиләгенең төбенә җылы су сала, ипи калагы дигән хикмәтле агач калак белән электән күәс төбендә калган ачы камырны туглап җанландыра. Бу – баш дип атала. Баш күперә тора, бераздан мич башындагы җилпучта он да җылына, хуҗа хатын он иләргә әзерләнә. Ләкин моны төнлә, ялгыз калып эшли ул. Хуҗа хатын шул вакытта хуш исле арыш оны белән күзгә-күз ялгыз кала. Йортка әчкелт камыр исе чыга...”
Эльвира Әхмәтҗанова,
Татар Томбарлысы авылы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев