Алма бәлеше – шарлотка
Көз – алма өлгергән чор. Игътибарыгызга гади генә шарлотка рецептын тәкъдим итәбез.
Кирәк:
1 стакан он
1 стакан шикәр комы
4 йомырка
1 чәй калагы камыр йомшарткыч
0,5 чәй калагы ванилин яки 2 чәй калагы корица
ярты килограмм алма
Камырга саласы йомыркаларны алдан салкында тоту кирәк, алар яхшырак күперә.
Иң элек йомыркаларны миксер белән күпертәбез. Аннары акрынлап шикәр комы өстибез, ванилин яки корица кушабыз, камыр йомшарткыч өстәлгән онны аз-азлап салып болгатабыз.
Майланган табага киселгән алмаларны салып, аның өстенә камырны агызабыз һәм алдан җылытылган духовкага 30 минутка куябыз. 20 минут узмыйча духовканы ачып карарга ярамый.
Әзер булу-булмавын коры таякчык белән тикшереп карыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев