Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз!

Сезне ихлас күңелдән Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм! Язның тәүге бәйрәме табигатьнең уянуын, бар тереклекнең яшәрүен гәүдәләндерә һәм хатын-кызларыбызга карата булган хөрмәт хисләрен тагын да арттыра төшә.

Элек-электән хатын-кыз гаилә учагын саклаучы, иминлекне тәэмин итүче булып торган һәм шулай булып кала да. Туган җиребез Баулы районының үсешкә ирешүендә хатын-кызларның роле бәяләп бетергесез зур. Бүген сез икътисад һәм агросәнәгать комплексының, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, социаль хезмәт тармакларының барлык өлкәләрендә уңышлы хезмәт куясыз, шәһәр һәм районыбызның иҗтимагый тормышында актив катнашасыз. Фидакарь хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә.
Хатын-кыз ветераннарыбыз, тыл хезмәтчәннәре, сугыш ветераннары толлары, махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре һәм тормыш иптәшләре аерым хөрмәткә лаек. Сез үсеп килүче буынга сабырлык үрнәге булып торасыз. Авыр сынаулар артта калсын, тормышыгыз бары шатлык-сөенечләрдән генә торсын иде.
Кадерле гүзәл затларыбыз! Зирәк киңәшләрегез, үгет-нәсыйхәтләрегез өчен, гаилә учагын саклавыгыз, дөньяны ямьгә күмгәнегез өчен, зур рәхмәт! Сезгә ныклы сәламәтлек, имин көннәр, тынычлык, мәхәббәт, муллык һәм уңышлар телим. Һәрвакыт елмаеп яшәгез, бәхет-шатлыклар һәрбер көнегезне язгы кояш кебек яктыртып торсын. Бәйрәмегез мөбарәк, бәхетегез түгәрәк булсын.


Ильяс ГОЗӘЕРОВ,
Баулы районы башлыгы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев