Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Уба авылында яңа клуб төзеләчәк

Әлегә эшчеләр иске бинаны сүтәләр, мәдәният учагының яңа бинасы шушы урында ук сафка бастырылачак.

Авылда клуб “Авыл мәдәният йортларын төзү” федераль программасы буенча төзеләчәк. 1966 елда салынган бина бөтенләй искергән. 25 елдан артык авыл клубында эшләгән Нурия Вәкилова бу яңалыкны бик сөенеп кабул иткән. Аның сүзләренә караганда, клуб хезмәткәрләре иске, салкын бинада да рәхәтләнеп концертлар оештырганнар, спектакльләр куйганнар, республика һәм район үзешчән сәнгать смотрларында катнашканнар, призлы урыннар яулаганнар. Нурия Вәкилова, яңа клуб уңышлы гына эшләр, аның ишекләрендә йозак эленеп тормас, дип өметләнә.

Кызылъяр авыл җирлеге башлыгы Эльвира Сафина “Хезмәткә дан” газетасы редакциясенә хәбәр иткәнчә, Уба авылы халкы бу вакыйганы күптәннән көткән. 45 урынга исәпләнгән яңа клуб төзү эшләре  2022 елның август ахырына тәмамланырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев