Район юлларында сигез кеше һәлак булган
Татарстан министрлар кабинетында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясенең чираттагы утырышында юл-транспорт травматизмы темасына фикер алыштылар һәм ел нәтиҗәләре турында сөйләделәр. Утырыш республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференция режимында узды.
Баулы районы ЮХИДИ бүлекчәсе мәгълүматларына караганда, 2019 елда 25 юл-транспорт һәлакәте булган. 33 кеше зыян күргән, шуларның дүртесе – балалар. Сигез кеше һәлак булган. Яңа елда кешеләр зыян күргән юл-транспорт һәлакәтләре әлегә теркәлмәгән.
Агымдагы елның ярты аенда гына да республика юлларында, инде 19 кеше һәлак булган. Ә узган ел республикада бу күрсәткеч 367 кеше тәшкил иткән (128 машина йөртүче, 109 пассажир, 130 җәяүле), шуларның 19ы – балалар. Бу хакта утырышта хәбәр ителде.
Шулай ук автомәктәпләр мәсьәләсе буенча да фикер алыштылар, чөнки аларның күбесе машина йөртү таныклыгын саталар. Нәтиҗәдә, тәҗрибәсезлек һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен белмәү сәбәпле, яшьләр еш кына аварияләр ясыйлар. Шулай ук, автомобиль юлларында кешеләрнең үлеменә сәбәп булып куркынычсызлык каешын һәм балалар өчен автокресло кулланмау да тора.
Татарстан премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров автомобиль юлларында һәлак булучылар санын, социаль куркынычлыкны киметү өчен, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өлкәсендә Россиянең башка төбәкләре тәҗрибәсен өйрәнергә тәкъдим итте.
Утырыш барышында Шамил Гафаров ике атна дәвамында муниципаль районнарда юл-транспорт һәлакәтләренең еш була торган урыннарын билгеләп, бу мәгълүмат 2020 елга юл эшләре программасында чагылыш тапсын өчен, республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына тапшырырга кушты.
Татарстан буенча юл хәрәкәте иминлеге баш дәүләт инспекторы Ленар Габдрахманов хәбәр иткәнчә, министрлыкларның, ведомстволарның һәм муниципаль берәмлекләрнең килешенгән гамәлләре нәтиҗәсендә безнең республика юлларында авариянең төп күрсәткечләрен киметүгә ирешелгән.
Айгөл ХӨСӘЕНОВА
Фото: http://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев