Районда мөһим мәсьәләләр тикшерелде
Район Советында юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Җыелышта район юлларындагы юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре, шулай ук юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү чаралары турында фикер алыштылар.
Быел Баулы районы территориясендә биш юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 7 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Юл-транспорт һәлакәтләренең төп төрләре: кюветка аву, бәрелешү һәм туктап торган транспорт чарасына бәрелү. Узган елның шул ук чорында 4 авария теркәлгән, аларда 6 кеше һәлак булган һәм 8 кеше җәрәхәтләнгән. Аварияләр аеруча күп була торган көннәр – дүшәмбе, пәнҗешәмбе һәм җомга.
Быел юл хәрәкәте инспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 646 очрагын теркәгән: 38е – транспорт белән исерек килеш идарә итү, 36сы –каршы як полосага чыгу, 287се – куркынычсызлык каешын эләктермичә йөрү, 45е – транспортта балаларны йөртү кагыйдәләрен бозу.
Баулы районы дәүләт автоинспекциясе (ДАИ) бүлекчәсе начальнигы Илдар Мансуров, аварияләрне анализлаудан тыш, быел башкарылган профилактика эшләре турында да сөйләде. Район территориясендә юл-транспорт һәлакәтләренең авырлыгын киметү максатыннан, ДАИ, “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесенең Әлмәт шәһәрендәге территориаль идарәсе Баулы районындагы бүлеге һәм район башкарма комитеты хезмәткәрләре тарафыннан комплекслы эш башкарылган.
– Федераль әһәмияттәге автомобиль юлларында аварияләр торышына йогынты ясый торган профилактик һәм мәгълүмати-агарту чаралары нәтиҗәсендә юл-транспорт һәлакәтләре саны, һәлак булучылар һәм җәрәхәт алучылар саны шактый кимеде, – дип билгеләп үтте ДАИ бүлекчәсе башлыгы.
Район мәгариф оешмаларында укучылар һәм аларның ата-аналары белән балаларда юл хәрәкәтендә имин катнашу күнекмәләрен тәрбияләү буенча зур эш башкарылган. ДАИ юл-транспорт һәлакәтләрен киметүгә юнәлдерелгән төрле пропаганда чаралары да оештырган.
Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров җәйге каникуллар алдыннан балалар белән эшне көчәйтергә кушты. Ул үз чыгышында питбайклар, квадроцикллар темасына аерым игътибар бирде һәм мототранспортны куллануның катгый кагыйдәләре турында искәртте. Аның сүзләренә караганда, өлкәннәр балаларны контрольдә тотуга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә җаваплы карасалар, күп кенә фаҗигале хәлләрне булдырмый калырга мөмкин.
Баулы районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе рәисе Данияр Бакиров үз чыгышында авыр йөк транспорт чараларының автомобиль юлларына китерелгән зыяны проблемасын күтәрде һәм район территориясе аша узучы авыр йөк автомобильләренә авырлык контроле кирәклеген билгеләп үтте.
Утырыш барышында башка чыгышлар да тыңланды. Аның нәтиҗәләре буенча юл хәрәкәте иминлеген арттыруга юнәлдерелгән чаралар күреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев