Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өшүдән сакланыгыз

Быелгы кыш шактый сынаулар алып килде. Үзәк өзгеч салкыннар һәм кар-бураннар алышынып кына тора. Кыш башында ук аномаль салкыннар күзәтелде. Баулы районында өшүнең ике очрагы теркәлгән.

Көннәр аеруча салкын торганда, безнең районда ике кешегә, өшү сәбәпле, ашыгыч ярдәм күрсәтелгән. 
– Өшүнең беренче билгеләре – зыян күргән аяк-кулларның сиземләве кимү яки бөтенләй бетү,  тән төсе артык агару, – дип аңлатты Баулы үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлеге мөдире Лилия Гайсина. – Беренче стадия өшү вакытында тән төсе чиктән тыш агара. Икенче стадиядә стадияләрдә кабарчыклар барлыкка килә. Тире караңгы төскә керсә, монысы инде авыр стадия санала. 
Табиблар сүзләренә караганда, исерткеч эчемлекләрне чиктән тыш кулланган кешеләр өшүләрен сизмәскә дә мөмкин .
– Статистика буенча, өшү очракларының 90 процентында  зыян күрүченең алкоголь исереклеге хәлендә булганлыгы ачыклана, – ди Лилия Гайсина. – Кешеләр шуны аеруча исләрендә тотсын иде: өшегәндә спиртлы эчемлекләр кабул итәргә һәм өшегән урыннарны кар белән ышкырга ярамый. Бу процедуралар фаҗигале хәлләргә китерергә мөмкин. Мәсәлән, кешенең йөрәге туктавы, кан әйләнеше бозылуы ихтимал.  
Табиблар һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре салкын һәм буранлы көннәрдә урамда озак йөрмәскә, ерак юлларга чыкмаска киңәш итә. 
– Юлга чыгар алдыннан, автомобильчеләр машиналарын җентекләп тикшерсеннәр иде. Ә юлларда аеруча сак булу сорала. Көннәр чиктән тыш салкын торганда, дизель ягулыгы белән йөри торган автомобильнең йөртүчеләренә һәм пассажирларына аеруча куркыныч яный. Чөнки мондый төр ягулык артык түбән температурага чыдамый, ката, – дип сөйләде Россия эчке эшләр министрлыгының Баулы районы бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Азат Мөхәммәтшин.
Татарстан дәүләт метеорология үзәгенең башлангыч фаразына караганда, 19 һәм 20 гыйнварда һава торышы начарланырга мөмкин. Чираттагы циклонның атмосфера фронтлары безнең районнарга  юеш кар, буран һәм көчле җил алып килә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев