Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Оста куллы якташыбыз

Светлана Кедрова киемнәр генә түгел, ә кечкенә оныгы рәхәтләнеп уйнарлык уенчыклар да бәйли.

Кул эшләренә хирыслык Светлана Кедровага әнисеннән күчкән.

– Әни бәйли, чигә иде. Аның сөйләве буенча, ул үскән елларда кызларны кече яшьтән үк кул эшләренә мәҗбүриләп өйрәткәннәр. Әни әле дә матур картиналар чигә, – дип сөйләде “Хезмәткә дан” хәбәрчесенә Светлана Кедрова. – Бала чакта мин Пионерлар йортына төрле түгәрәкләргә йөрдем, шунда бәйләргә, чигәргә өйрәндем.

Аның өендә бөтен нәрсә шөгыльләре турында сөйли, кулдан эшләнгән әйберләрнең күплегеннән хәйран калырлык. Биредә диван мендәрләре, бәйләнгән уенчыклар, курчаклар, чәчәкләр. Алар барысы да интерьерны үзенчәлекле итеп бизи.

– Уенчыкларны өч ай элек кенә бәйли башладым. Аңа кадәр кофталар, свитерлар, оекбаш-бияләйләр һәм башка кием элементлары бәйли идем, – дип дәвам итте Светлана. – Бервакыт интернетта бәйләнгән куян күрдем, ул миңа бик ошады. Шуңа охшаган әйбер бәйлисе килде. Бер башлагач, туктап булмый икән. Бу бик мавыктыргыч эш, хәзер уенчык кына бәйлим.

Ул үзенең бөтен буш вакытын бәйләүгә багышлый. Светлананың кечкенә оныгы әбисе бәйләгән курчаклар, уенчыклар белән уйнарга бик ярата. Чөнки ул уенчыкларның һәрберсе күңел җылысын салып ясый.

Оста куллы Светлана Кедрова һәрвакыт иҗади эзләнүдә, интернет киңлекләрендә сәяхәт итә, кызыклы идеяләр таба, аларны тормышка ашыра. Кул эшенә күп вакытын багышлаучы Светлана өчен иң мөһиме – үз эшенең нәтиҗәсен күрү. Бу якыннарының сөенечендә чагыла. Модельләрнең ул үзенә ошаганнарын сайлый, шул ук вакытта заман белән бергә атларга да тырыша.

– Курчак ясау процессы катлаулы, – ди ул. – Мин үз-үземә бик таләпчән, ясагач, нәрсәсе дә булса ошамаса, сүтеп яңадан эшлим.

Светлана чыршы уенчыклары да ясый. Ул аларны атлас тасмалар кулланып, оригиналь техника кулланып ясый. Уенчыклар үзенчәлекле, бик матур килеп чыга. Кул эшләре белән ул күбрәк кышын шөгыльләнә, язын һәм җәен вакытының күп өлеше бакчада үтә, көзен кышка төрле кайнатмалар, салатлар ясый.

– Минем өчен кул эше – ял. Аннан башка мин инде яши алмам кебек. Эш барышында минем башым ял итә, начар уйлардан арына, – ди ул.

Кулдан ясалган әйберләр озак саклана, алар кабатланмас матур. Андый әйберләр күңелгә җылылык, өйгә – ямь өсти.

Айгөл Хөсәенова

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев