Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мөселман лагере яшь буынны тәрбияли

1 августта Исергәп авылы мәчетендә дә мөселман лагере эшли башлады. Егермедән артык малай һәм кыз 12 августка кадәр ял итәчәк.

Авыл балаларының җәйге яллары файдалы үтсен өчен, мәчет лагерь оештырырга булган. Биредә лагерь балаларның кышкы каникуллары вакытында да эшли, шуңа инде  аларны үткәрү буенча тәҗрибәләре җитәрлек. Мәчет имамы Камил хәзрәт Шәмсуаров сүзләренчә, ялның төп максаты – балаларга дини белем бирү, яшь буынны әдәп-әхлакка өйрәтү, гореф-гадәтләребезне саклау. Балалар дәресләрдә гарәп хәрефләре өйрәнә, догалар укый, пәйгамбәрләр тарихын үзләштерә.

– Көн саен өч дәрес уза, аның һәрберсе 25 минут дәвам итә, – дип сөйли балаларга дәресләр бирүче Мөхәммәт хәзрәт Вәлиуллин. –  Малайлар һәм кызлар, бик кызыксынып, теләп өйрәнәләр.

Сүз уңаеннан, югары дини белемле  Мөхәммәт хәзрәтне, махсус, Баулыдан җәлеп иткәннәр. Биредә дәресләрнең файдалы һәм истә калырлык булуы турында кайгырталар. 

Дини гыйлем үзләштерүдән тыш, балалар күңелле ял итә биредә – алар өчен  төрле викториналар, бәйгеләр һәм ачык һавада хәрәкәтле уеннар уза. Аларны исә мәдәният йорты хезмәткәрләре оештыра.

– Без шулай ук балалар элекке заманнарда уйнаган уеннар белән дә таныштырабыз, яшь буын гореф-гадәтләребезне дә белергә тиеш, авыл тарихы турында да сөйлибез, – дип бүлешә Камил хәзрәт.  – Мәчетебездә бирелгән гыйлем аларга киләчәк тормышларында, һичшиксез, кирәк булачак. 

Оештыручылар әйтүенчә, балаларга җирле кафеда тәмле төшке аш оештырыла,  өйләренә кайтып киткәндә, туңдырма яки шоколад кебек тәмле ризыклар бирелә. Ә атна ахырында гаиләләренә кечкенә күчтәнәч  азык-төлек тупланмасы тапшырылачак.

Әлбәттә, балалар, бик теләп, рәхәтләнеп ял итә биредә.

– Мин лагерьда өченче мәртәбә ял итәм инде. Биредә бик кызыклы, миңа гарәп хәрефләрен өйрәнү аеруча ошый, ун хәрефне өйрәндек инде. Җәйге ялыбыз файдалы уза, дин турында күбрәк беләбез, – дип, тәэсирләре белән бүлеште лагерьда ял итүче Радмир Хәйретдинов.

– Без биредә аралашабыз, лагерьга сыйныфташларым да йөри, бик күңелле, – ди Риана Миңнеәхмәтова. – Миңа догалар укырга өйрәнүе ошый.

Бу ике атна эчендә балалар, лагерьда вакытларын рәхәт һәм файдалы итеп үткәреп, рухи белем алып китәчәкләр.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев