Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәктәп каникуллары вакытында электр куркынычсызлыгы кагыйдәләре

Мәктәп каникуллары – балалар һәм яшүсмерләр аеруча көтеп ала торган вакыт. Алар өчен җәй – ял итү һәм күңел ачу чоры. Тик аларны һәр җирдә куркыныч сагалап торырга мөмкин. Шуның белән бәйле рәвештә, электр куркынычсызлыгы мәсьәләсе аеруча актуальләшә.

Ел саен Бөгелмә электр челтәрләре белгечләре, “Имин каникуллар” акциясе кысаларында, балаларның электр белән бәйле имгәнүләрен булдырмауга юнәлтелгән чаралар үткәрәләр, балаларга аңлаешлы телдә электрның файдалы һәм куркыныч яклары турында сөйлиләр.

“Челтәр компаниясе” АҖ филиалы Бөгелмә электр челтәрләре, иң беренче чиратта, ата-аналарга мөрәҗәгать итә – балаларны электр тогы белән зарарлану куркынычы зур булуы турында кисәтегез һәм электр куркынычсызлыгының төп кагыйдәләрен аңлатыгыз: һава электр тапшыру линияләре баганаларына һәм янәшәдә электр үткәргечләре үтә торган корылмалар түбәләренә менү катгый тыела, лампаларны һәм изоляторларны ватарга, фейерверклар һәм “воздушные змеи” очыртырга ярамый, һава электр тапшыру линияләре астында учак ягу һәм уйнау тыела, трансформатор подстанцияләренә яки электр подстанцияләре коймаларына үтеп керергә, подъездларда, подвалларда, чардакларда щитлар һәим башка электр җайланмалары ишекләрен ачарга ярамый, өзелгән яки асылынып торучы электр челтәрләре кеше гомеренә аеруча зур куркыныч тудыруын истә тотарга кирәк.

Электр үткәргече җирдә ятса, аңа 8 метрдан ары якын килергә ярамый! Үткәргеч өзелгәнне күргән очракта, 8-800-2000-878 телефоны аша бердәм элемтә үзәгенә хәбәр итәргә кирәк (шалтырату бушлай).

Энергетиклар теләсә кайсы электр объектының куркыныч яный торган зона булуын искәртә. Өлкәннәр һәм балалар электр җайланмалары урнашкан җирнең уен мәйданчыгы булмавын истә тотарга тиеш!

“Бөгелмә электр челтәрләре”

Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев