Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Матур яшәү сере – хезмәт һәм сабырлык

Кызылъяр авылында яшәүче Жәмил һәм Рәсимә Игътисамовларның мәхәббәт тарихлары нәкь 50 ел элек башланып киткән.

Гомер уза аккан сулар кебек диләр, бу чынлап та шулай. Рәсимә һәм Җәмил Игътисамовлар әйтүенчә, парлы узган еллар сизелми дә үтеп киткән, гаилә корып яши башлаган чаклары әле кичә генә булган кебек. Ә бит бу елның 6 ноябрендә Игътисамовлар алтын туйларын уздыралар.

Игътисамовлар бер-берсен ярты сүздән аңлап, бер-берсен һәрвакыт тулыландырып торалар. Гаилә баштагы мәлләрдә Баулыда яши, соңрак, йорт сатып алып, Кызылъяр авылында төпләнәләр.

Җәмил абый Баулыда туып үскән.

Хәрби бурычын Германиядә узарга туры килә Җәмил абыйга. Өч ел ярым хезмәт иткәннән соң, туган ягына кайта.

Рәсимә апа исә Азнакай районы Чалпы авылында туып-үсә.

Укып чыккач, 1968 елда, Баулы районына баш ревизор итеп җибәрәләр Рәсимәне.

Җәмилнең туганнарында фатирда тора Рәсимә. Читтән торып Казанда укый. Күп вакыты контрольныйлар язып, дәрес әзерләп үтә. Җәмил еш кына килә, апасы белән сөйләшеп утыра. Чибәр, акыллы, тәмәке тартмый, аракы эчми, спортчы егет аның күңелен яулый.

Әлеге йортлары башта алты почмаклы гына була. Еллар үтү белән яңартып, зурайтып төзиләр.

Рәсимә апа чәчәкләр ярата, бакчаларын, тәрәзә төпләрен тутырып чәчәкләр, гөлләр үстерә. Ул тик торырга һич яратмый, күңеленә илһам килгәндә шигырьләр дә язгалый, мәчеткә йөри.

Җәмил абый белән Рәсимә апа әле булса мал-туар, кош-корт асрыйлар. Балаларына, оныкларына, туганнарына бүгенгесе көндә рәхмәтле булып яшиләр.

Җәмил абый 60 яшенә кадәр УТТда эшли, аннары 70 яшькәчә җирле авыл хуҗалыгы предприятиесендә шофер булып хезмәт куя.

Тулырак  мәгълүматларны “Хезмәткә дан” газетасының  5 ноябрь санында укыгыз һәм 6 ноябрь көнне Баулы телевидениесендә карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев