Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кешеләргә үз-үзләрен табарга ярдәм итә

39 яшьлек Ләйсән Гарифуллина 2022 елның октябрендә район инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе итеп билгеләнде. Ул мөмкинлекләре чикле кешеләрнең хыялларын һәм теләкләрен, көнүзәк проблемаларын яхшы аңлый, чөнки үзе дә балачактан инвалид. Бу вазифаны тәкъдим иткәч, Ләйсән, мөмкинлекләре чикле кешеләрне җәмгыятькә берләштерү идеясе белән рухланып, илһамланып эшли башлады.

Янәшә булырга омтылу
Язмабыз герое Ләйсән Гарифуллина инвалидлар җәмгыятенең төп идеяләрен тормышка ашыра – инвалидларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау, аларның тормыш-көнкүрешнең барлык өлкәләрендә катнашуына ирешү, мөмкинлекләре чикле кешеләрнең җәмгыятьтә җайлашуына ярдәм итү. Моннан тыш, җәмгыять әгъзаларының проблемаларын хәл итү барышында, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары, инвалидлар мәнфәгатьләрен яклаучы иҗтимагый берләшмәләр һәм оешмалар хезмәттәшлек итү дә кирәк.
– Заманында минем үземә дә җәмгыятькә җайлашу бик авыр булды. Урамда кемгәдер мөрәҗәгать итеп, берәр йортның адресын сорау минем өчен зур проблема иде. Мин моны булдыра алдым, аңлашылмаучанлык киртәсен узуга ирештем. Һәм мин мөмкинлекләре чикле кешеләрнең үз-үзләренә бикләнмәвен, ә өйләреннән чыгып аралашуын, үзләрен ялгыз хис итмәүләрен телим, – ди Ләйсән.
Бүген район инвалидлар җәмгыятендә төрле яшьтәге 400дән артык кеше исәпләнә. Аларны бер-берләренә терәк булырга, беркайчан да бирешмәскә омтылу берләштерә.

Үзләренең “кече” дөньясы
Район инвалидлар җәмгыяте – мөмкинлекләре чикле кешеләр аралаша ала торган, үзара ярдәм һәм уртак мавыгулар таба торган урын. Җәмгыятьнең эшчәнлеге мөмкинлекләре чикле кешеләргә кызыклы һәм файдалы эш табудан, аларга кайбер мәсьәләләрдә булышудан гыйбарәт.
– 2021 елда мин инвалидлар җәмгыятенә кергәндә, аның рәисе Валентина Белова иде. Мине эшкә бухгалтер Валентина Килячкова өйрәтте. Мин эшемне башлаганда, беренче эш итеп, картотеканы карап чыктым, җәмгыятьтә торган кешеләрне өйрәндем, – дип сөйли Ләйсән. – Офиска һәрвакыт җәмгыять әгъзалары килә, шулай итеп беренче вакытта күпләр белән таныштым.

Ләйсән сүзләренчә, аның бүгенге максаты – мөмкинлекләре чикле кешеләрне җәмгыятькә күбрәк җәлеп итү.
– Без шәһәр һәм район күләмендә уза торган төрле чараларда катнашабыз, җәмгыять әгъзалары өчен дә аерым чаралар үткәрәбез. Минем бурычым – кешеләргә өйләрендә бикләнеп утырырга, үзләрен жәлләргә ирек бирмәү, – ди ул.
Ләйсән Марат Ильясовның “Мин булдырам” спорт-тернәкләндерү үзәге белән актив хезмәттәшлек итә башлады. Узган елдан башлап, җәмгыять әгъзалары мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен уртак чараларда катнаша ала.
– Без җәмгыять әгъзаларын шәһәр чараларына ешрак җәлеп итүләрен телибез, район һәм шәһәр җәмгыять тормышында активрак катнашырга омтылабыз, – ди Ләйсән Гарифуллина.

Изге эшләр өчен киртәләр юк
Быелдан башлап, Баулыда мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен “Мин җәмгыятькә файдалы була алам” проекты гамәлгә ашырыла. Аның авторы – “Мин булдырам” спорт-тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Марат Ильясов. Бу проект президент грантлары конкурсында җиңү яулады. Проектның максаты – һәр катнашучының кирәкле һәм файдалы эш башкаруына ирешү. Ләйсән Гарифуллина да проектта катнашты һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен җылы оекбашлар бәйләргә карар кылды.
– Бәйләү белән мин кечкенәдән шөгыльләнәм, бу эшне һәрвакыт яраттым. Безнең сугышчылар өчен 38-43нче размерга кадәр 9 пар оекбаш әзерләдем. Аларны, бик теләп, күңел җылымны кушып, егетләребезнең исән-имин кайтуларын теләп бәйләдем, – дип сөйли Ләйсән.
Ләйсән фикеренчә, оекбашлар бәйләү – алгы сызыктагы егетләргә ярдәм итүнең үзенчәлекле бер юлы. Ул аларны караңгы төстәге җептән бәйли, бер пар оекбашны якынча ике-өч көн эчендә бәйләп тә куя.
– Беренче чиратта, бу гади көнкүреш ярдәме генә түгел, рухи яктан ярдәм итү дә, өстәвенә оекбашларда аларга җылы булачак. Ә рухи ярдәм теләсә кайсы ситуациядә кешенең халәтенә бик яхшы йогынты ясый, бигрәк тә махсус хәрби операция зонасы кебек җирдә, авыр вакытта, – ди язмабыз герое.
Ләйсән, “Мин булдырам” спорт-тернәкләндерү үзәге территориясен яшелләндерү өчен, чәчәкләр үсентесе дә утырткан. Үсемлекләр яхшы гына үсеп киткәннәр һәм тиздән аларны ачык һавага күчереп утыртырга мөмкин булачак.
– Мин өч төрле чәчәк утырттым. Ообриета – күпьеллык үсемлек, бик талымсыз түгел, матур чәчәк ата. Тагын – бәрхет чәчәкләре, алар теләсә кайсы клумбаны ямьләп утыра, көзгә кадәр чәчәк ата. Өченче төрле чәчәк – кашкарыйлар. Соңгы вакытта аларны бакчачылар сирәгрәк утырта башлады, шулай да алар – бик матур чәчәкләр, бик яратам аларны. Минем уйлавымча, кашкарыйлар да көзгә кадәр , “Мин булдырам” үзәге янындагы клумбаларны бизәп торырлар, – дип уртаклаша инвалидлар җәмгыяте рәисе.
Ләйсән үзенең изге эшләре белән җәмгыятькә файда китерә алуына бик сөенә.
Ишекләр һәрвакыт ачык
Бәйрәмнәр һәм кызыклы очрашулар оештыру, иганәчеләр эзләү һәм җәмгыять әгъзалары өчен бүләкләр әзерләү, документлар тутыру, район җитәкчелеге белән хезмәттәшлек итү – болар барысы да инвалидлар җәмгыяте рәисе башкара торган эшләр.
– Минем өчен бу эшчәнлек үземне даими хәрәкәттә, эзләнүдә тотарга, кешеләр белән һәрвакыт элемтәдә торырга бер стимул булып тора. Чөнки без җәмгыять әгъзалары белән иртән дә, кичен дә, гомумән, көн дәвамында аралашабыз. Мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм итү, аларны яклау, аларга безнең бергә булубызны, аларның ялгыз түгел икәнлекләрен аңлату – минем өчен бик мөһим. Кеше күңелен кайвакыт бер җылы сүз дә дәвалый, – дип сүзен йомгаклады Ләйсән Гарифуллина.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев